Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Октябрь
2021

Новости за 08.10.2021

Башкортстанда хакимиятләр яндырылган мөселман хатыны турындагы спектакльне тыйган

Azatliq.org 

Республика мәдәният министрлыгы тыюны коронавирус чикләүләре белән бәйләп аңлаткан. Тик кайбер чыганаклар хакимиятләр бу спектакльне динара һәм милләтара ызгыш чыгудан куркып тыйган булырга мөмкин дип саный.

Татарстанда яңа чикләүләр кертелгәннән соң хакимият вакциналау урыннарын икеләтә арттырырга ышандыра

Azatliq.org 

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында вакциналау урыннарына эш шактый артачагын фаразлыйлар. Шуңа күрә аларның санын 350гә җиткерергә ниятлиләр.

Президент юлламасы: Миңнеханов күтәргән һәм күтәрмәгән 5 мөһим мәсьәлә

Azatliq.org 

8 октябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юллама белән чыгыш ясады. Бу аның 12нче һәм президент сыйфатында соңгы юлламасы була ала. Миңнеханов республиканы борчыган сәяси мәсьәләләргә тукталмады, гади губернатор кебек вак сорауларны гына күтәрде.

Русия табиблары коронавирустан дөрес дәваламау эшен мәхкәмәдә карауны туктатып торуны сорады

Azatliq.org 

Хокук яклау оешмаларының коронавирус белән авырганнарны тиешле медицина ярдәме ала алмаганы өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә өндәве – җинаять, дип белдергән алар.

Русиядән чит илгә күченгән ун кешенең алтысы иминлек эзләп киткән

Azatliq.org 

Русия, Һиндстан һәм Мексикадан кала, халкы башка илләргә чыгып китү саны белән өченче урында тора. Иминлек эзләүдән тыш, күченеп китүчеләр сәяси вазгыятьтән канәгать булмавын һәм балаларының киләчәген кайгыртырга теләвен әйткән.

Русия шәһәрләрендә татарлар мәчет төзүдә Казаннан ярдәм сорый

Azatliq.org 

Русиянең төрле шәһәрләрендә татарлар мәчет төзүдә кыенлыкларны хәл итүдә Казаннан ярдәм сорый. Татарстан рәсми хатлар яза, бу эшкә юристларны җәлеп итә, әмма җирле хәкимият мәчетләр белән туган проблемаларны хәл итәргә ашыкмый. Азатлык мәчет төзелеше мәсьәләсе иң кискен торган төбәкләрне барлады.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *