Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2020

Новости за 09.02.2020

Мамадыш районы башлыгы боз юлын сынап карарга вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Мамадышта IV креатив чаналар фестивале узды. Районда киң күләмле вакыйгага Россиядән генә түгел, чит ил кунаклары да килде. Анатолий Иванов фестивальнең юбилей елында, һичшиксез, таудан шуачагын әйтте. Бу турыда «Нократ» басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә. 2019 елның 1 сентябрендә Прокопьевск шәһәренең «Знатоки» интеллектуаль клубында татар балалары өчен сыйныф ачылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Ленин җитәкчелегендәге команда SUNYФЕСТ боз тавыннан төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Мамадыш, 9 февраль, «Татар-информ», Эльмира Минникаева). Бүген Мамадыш үзәгендә SUNNYФЕСТ халыкара фестиваленә кырыкка якын команда җыелды. Бүген таудан нәкъ шулкадәр гадәти булмаган чана төшәчәк. Боз конструкциясенең озынлыгы 200 метр тәшкил итәчәк. Бу турыда «Нократ» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Композитор Сергей Слонимский вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты, композитор Сергей Слонимский Санкт-Петербургта 88нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТАСС Санкт-Петербург Филармония җәмгыяте президенты Борис Березовский сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Тәмәке тарту кешенең психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Психик авырулар белән интегүче кешеләр ешрак тәмәке тарта һәм моны иртәрәк эшли башлый, шулай ук никотин бәйлелегеннән көчлерәк зыян күрә. Моннан никотин психик авырулары үсешенә йогынты ясавын белергә мөмкин. Бу хакта RT В. М. Бехтерев исемендәге психиатрия һәм неврология фәнни-тикшеренү институтының эндокринологик психиатрия бүлеге җитәкчесе Галина Мазо сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда -2 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 февральдә, Татарстанда көннәр янә җылытачак. Аны чираттагы Төньяк Атлантика циклоны алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Белгеч кофеның файдалы үзлекләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кофе уртача күләмдә кулланганда өлкән кеше организмына зыянлы түгел, ә, киресенчә, файдалы. Бу хакта агроном, чәй һәм кофе буенча белгеч Елизавета Тихонова сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...



Табиб утырып эшләү гәүдә тотышын бозарга мөмкинлеген кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Утырып эшләгәндә гәүдә тотышы үзгәрү офис хезмәткәрләре арасында гадәти хәл. Гәүдә сколиозы эчке органнарга җитди зыян ясарга мөмкин. Бу турыда мануаль терапевт, Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин искәртте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов төзүчеләргә аларның тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре төзелеш компанияләре вәкилләренә аларның эскроу-счетлар куллануга күчү белән бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Джеки Чан коронавирустан дару уйлап табучыга миллион юань вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кытай актеры Джеки Чан коронавирусның яңа төреннән дару ясаучыга миллион юань (9,1 миллион сумнан артык) вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости Strait Times басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Менделеев таблицасына «космик» элементлар өстәлергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Менделеев химик элементлары таблицасына космоста табылган яңалары керергә мөмкин. Бу хакта ТАСС академик Юрий Оганесянның Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтында Флеров исемендәге атом-төш реакцияләре лабораториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Оганесянга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан романтик отельләре күп булган Россия шәһәрләре исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казан гашыйк парларга ял итү өчен яраклы кунакханәләр саны иң күп булган Россиянең ун шәһәре исемлегенә кергән. Бу хакта RT OneTwoTrip сәяхәтләрен оештыру өчен онлайн-сервис белгечләренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Йокы кытлыгы булмасын өчен, графикны сакларга һәм ялларда аннан тайпылмаска кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия сомнологлар җәмгыяте президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Роман Бузунов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Эрмитаж фотограф-рәссамы сәләт, сәламәтлек һәм Инстаграм турында лекция уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Юрий Молодковец белән очрашу-лекция узачак. Ул «Фотографка талант, сәламәтлек һәм Инстаграм нигә кирәк?» атала. Бу хакта Казанның «Эрмитаж» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мишустин: Хәйруллин күп еллар дәвамында үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Телеграмма ил хөкүмәте порталында бастырылган иде.

Читать дальше...

Алабугада музей-белем бирү үзәге булдыру планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 9 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада музей-белем бирү үзәге булдыру планлаштырыла. Аны ачу 2020 елның август конференциясенә планлаштырыла. Бу турыда «Алабуга нуры» газетасында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чирмешән полиция бүлеге хезмәткәрләре чит ил кешеләре сорауларына җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 9 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсендә хокук саклау органнары җитәкчеләре район территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән очрашты. Очрашуда чит ил кешеләрен кызыксындырган башка сорауларга да җаваплар, аңлатмалар бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмарада 120 спортчы самбо буенча турнирда көч сынашты

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 9 февраль, «Хезмәт даны»). Кукмараның «Ялкын» спорт комплексында, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышлап, самбо буенча турнир үткәрелде. Турнирда Кукмараның «Зилант», Казанның «Батыр», «Ак Барс», Биектау, Уруссу, Чистай, Яр Чаллы, Апас, Нократ Аланы командалары — барлыгы 120 спортчы көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Питрәч белгече «Ел инженеры-2019» республика конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 9 февраль, «Питрәч-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). «Ел инженеры-2019» республика конкурсында «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» номинациясендә Питрәч районын «Ак Барс» кошчылык комплексы» хезмәткәрләре Ринат Гыйзетдинов һәм Салават Миңнуллин тәкъдим итте. Икесенең дә эше югары бәяләнде, әмма җиңүче булып Ринат Гыйзетдинов танылды.

Читать дальше...

Әтнә районында беренче тапкыр Хоккей фестиваленә җыелдылар

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 9 февраль, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Гөлнар Мөхәмәдҗанова). Әтнә районында беренче тапкыр «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» дип исемләнгән зур Хоккей фестивале бара. Әлеге бәйрәмне Татарстан Хоккей федерациясе район белән берлектә үткәрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *