Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2020

Новости за 16.02.2020

Мишустин ипотека буенча түләүләрне киметү планын әзерләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 16 мартка ипотека түләүләрен киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Тиешле карар 13 февральдә узган РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган концерт төрки халыкларны берләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ, Гөлия Хәсбиуллина). Илһам Шакировның тууына 85 еллыгына багышланган концерт төрки халыкларны бердәм итү идеясе белән оештырылды. Концерт кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

Читать дальше...

Татарстанда шәхси йортта ис газы белән агуланып, ике ир-ат һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат шәхси йортта ис газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Кукмарада алдынгылар слетына җыелдылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 16 февраль, «Татар-информ»,«Хезмәт даны» Ризилә Корбанова). Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде. Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Кайбыч командасы район башлыгы кубогына хоккей буенча турнирда җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Кайбыч, 16 февраль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сунгатуллин). 15 февральдә «Кайбыч» боз мәйданында ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, район башлыгы кубогына Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарының ир- егетләр командалары катнашында хоккей буенча турнир үткәрелде. Анда Кайбыч командасы җиңде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Минзәлә педагогика көллиятендә Муса Җәлил истәлегенә митинг үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 16 февраль, «Татар-информ», «Минзәлә», Илшат Вәгыйзов). Минзәлә педагогика көллиятендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлегенә митинг үткәрделәр. Чарада барышында герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм бюсты белән һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшел Үзәндә ике меңнән артык кеше чаңгыга басты

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 16 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган ялда «Россия чаңгы юлы — 2020» Бөтенроссия массакүләм ярыш кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы — 2020» ярышлары булып узды. Яшел Үзәндә 2000 меңнән артык, ә Татарстанда 170 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Яңа Чишмә районында «Динем – Ислам, милләтем – татар» бәйгесен үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» традицион иҗади бәйге игълан итте. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмәдәге бүлеге дә читтә калмау ниятеннән, шул исем астында, вәгазь һәм шигырь бәйгесе оештырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Апаста Әфганчылар көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 16 феврал, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 31 ел булды. Кайнар нокталарда хезмәт иткән кыю, батыр йөрәкле Апас ир-атлары бүген бердәм булып очрашуга җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *