Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 11.10.2020

Тәтеш районының хезмәт ветераны мәдәният йортына бильярд өстәле бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Тәтеш, 11 октябрь, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины, хезмәт ветераны Николай Сергеев Олы Шәмәк авылы мәдәният йортына бүләк итеп бильярд өстәле тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Җирлектәге яшүсмерләр һәм ир-егетләр бүләкне тиешенчә бәяләгән. «Үзебез бильярд өстәлен беркайчан да сатып ала алмаган булыр идек. Хәзер авылның мәдәният йортына олылар һәм балалар бильярд уйнар өчен еш килә», — дип ­уртаклашты Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев.

Әгерҗенең Иж-Бубый музеена сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 11 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Алсу Хисмәтуллина). Әгерҗе районының Иж-Бубый авылының данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның шәхси әйберләрен музейга тапшыру тантанасы булды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Бубыйлар мирасы» оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев атаклы сәүдәгәрнең оныкчыгы Надир Мигъдәт улы Әхмәтҗанов үтенече буенча, Ялта шәһәреннән аның бабасы Йосыфзыяның (сәүдәгәрнең улының) басма машинкасын алып кайткан. Әлеге машинкада аның әтисе Мигъдәт... Читать дальше...

Ютазы районы Яссытугай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 11 октябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы» , Ильмира Галиева). Ютазы районы Яссытугай авылында республика программасы буенча төзелгән өр-яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Алтын көзнең кояшлы көненә туры килгән әлеге бәйрәм белән авыл халкын, килгән кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин тәбрик итте. Ул әлеге медицина учреждениесенең бары тик җирле яшәүчеләрнең очрашу урыны һәм авыруларны кисәтү урыны булып кына хезмәт итүен теләде. Читать дальше...

Азнакай янгын сүндерү бүлеге диспетчеры һөнәри осталык бәйгесендә җиңүгә иреште

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 11 октябрь, «Татар-информ», « Маяк »). Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы диспетчеры (радиотелефонисты)» һөнәри осталык бәйгесенең икенче этабы уздырылды.Нәтиҗәдә, безнең 12 нче янгын сүндерү частеннан Ольга Благодерова «Иң яхшы диспетчер» булып танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге бәйгедә янгын частьлареннан 11 белгеч катнашып, һәрберсе җиңүгә дәгъва кылды. Программада теоретик һәм практик сынаулар, шулай ук, физик әзерлекне тикшерү дә бар иде. Читать дальше...

Путин: РФ агросәнәгать комплексы коронавирус вакытында да тотрыклы эшләвен дәвам итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия агросәнәгать комплексы хәтта коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр шартларында да тотрыклы эшләвен дәвам итте. РФ Президенты Владимир Путин «Россия-24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Шуны искәртәсем килә: хәтта коронавирус эпидемиясе, чикләүләр режимы белән бәйле катлаулы шартларда да Россия агросәнәгать комплексы тотрыклы эшләвен дәвам итте», - диде ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлап. Читать дальше...

Вирусолог коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган яңа симптомы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн РБКга биргән интервьюсында Британия тикшеренүчеләренең COVID-19 коронавирус инфекциясенең яңа симптомнары турындагы мәгълүматларына бәя бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Биредә күрсәтелгәннәр арасында, дөрестән дә, аякка чыккан кабарчыклар гадәти булмаган әйбер. Бу кызыксыну уята, монда вирусның яңа вариантлары хакында сүз барырга мөмкин», - диде ул. Вирусолог билгеләп үткәнчә, галимнәрнең... Читать дальше...

Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган, пассажиры машинада кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Тәмте юлында булган. «Хендэ Солярис» автомобиле, юл билгесен аударып, юл читенә төшеп киткән, машинага җитди зыян килгән. «Егеткә 18 яшьләр тирәсе, ерактан кайтып килүләре булгандыр, күрәсең - руль артында йоклап киткән», - дип сөйләде шаһитлар. Читать дальше...

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +2..+7 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә республикада уртача... Читать дальше...



Белгеч: Коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест үткәрү - юкка акча сарыф итү

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен ачыклау өчен антитәнчекләргә тест үткәрү - акчаны юкка сарыф итү. Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ул ачыклап үткәнчә, биредә шәхси лабораторияләрдә антитәнчекләргә тест тапшыру хакында сүз бара, анда бәяләр 970 сумнан башлана. «Сез антитәнчекләргә тест тапшырып, коронавирус белән чирләгәнсезме-юкмы икәнлегегезне... Читать дальше...

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны арту киләсе атнада иң югары ноктага җитәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы бер атнадан соң иң югары ноктага җитәргә, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланырга һәм кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә. «Минем фикеремчә, коронавирус йоктыручылар саны тагын бер атна артачак, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланачак һәм кими башлаячак», - дип белдерде ул. Читать дальше...

Владимир Путин оныкларыннан алган бүләкләр хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәрвакытта да туган көне уңаеннан иң якын кешеләреннән котлаулар көтә. «Россия-1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Әгәр алар минем белән бергә туган көнемне каршы алмый икән, һичшиксез шалтыратачакларын, үзләрен ничектер күрсәтәчәкләрен беләм», - диде Президент. Аңа өлкән туганнары гына түгел, буй җиткергән оныклары да бүләкләр тапшыра. «Әйе, вак-төяк әйберләр дә була. Кул эшләре... Читать дальше...

Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар. 66 ел эчендә беренче тапкыр монументка реставрация ясалачак. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, статуяны Кукмара таш эшкәртү заводына озатачаклар, анда һәйкәлне махсус чаралар белән эшкәртәчәкләр. Постаментны сүтәчәкләр, аерым таш блокларны чистартып, соңыннан яңадан урнаштырачаклар. Монументның бетон нигезен ныгытачаклар – ул соңыннан аумас өчен кирәк. Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор... Читать дальше...

Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның якыннарының кайгысын уртаклашты. "Россия мөселманнары олы югалту кичерә - бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара. Читать дальше...

Белгеч хатын-кыз һәм ирләрнең коронавируска каршы вакцинага реакциясе хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар һәм ир-атларның коронавируска каршы вакцинага реакциясе бертөрле булса да, статистик яктан дөрес мәгълүматны теркәүдән соңгы сынаулар тәмамлангач кына беләчәкбез. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ул ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында реакцияләрдәге аерманы әлегә сизмәгән. «40 мең кешегә прививка ясаганнан... Читать дальше...

Әлмәттә койма аша чыккан вакытта аягы белән тимергә кадалган егетне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт шәһәрендә койма аша чыккан вакытта аягы белән тимергә кадалган егетне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Иртәнге сәгать алтыда 25 яшьлек егет Гагарин урамында койма аркылы чыгарга уйлаган. Әмма ул моны сак кына эшли алмаган һәм аягы белән тимергә кадалган. Урынга килгән коткаручылар егет эленеп калган тимерне кисеп алган һәм аны коймадан төшереп... Читать дальше...

Татарстан коронавирусның үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: <...> Тыва Республикасы, Мәскәү һәм Тула өлкәләре, Чукот автономияле округы, Башкортстан һәм Татарстан республикалары – 0,5 процент», - диелә хәбәрдә. Чечня һәм Чувашия кебек төбәкләрдә үсеш темплары тагын да түбәнрәк – 0,3 һәм 0,4 процент. Читать дальше...

Төркия татары, рәссам Гүнәш Терколның иҗаты урам билбордларында тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 11 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда яшәүче җирле татар кызы, Төркиянең танылган рәссамы, фотограф Гүнәш Терколның фоторәсеме шушы көннәрдә шәһәрнең иң зур реклама паноларында күрсәтелә. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.  Гүнәш Терколның иҗат үрнәге данияле визуал сәнгать остасы Ханн Лиз Томсен тарафыннан оештырылган Истанбул билборд фестивалендә 115 фотографның хезмәтләре арасында урын алган. Милләттәшебезнең басма ысулы белән бәзгә төшергән рәсеме фотосурәт буларак тәкъдим ителә. Читать дальше...

9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе проекты тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. 2021 елда ТДИ өч этапта (20 апрельдән 14 майга кадәр – вакытыннан алдагы чор, 21 майдан 1 июльгә кадәр ... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә. «Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр штабта. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, авырулар арасында 80 яштән өлкәнрәк бер кеше дә юк... Читать дальше...

Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча Бөтенроссия ярышлары башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча Россия беренчелеге, чемпионаты һәм Кубогы башланды. Татарстан шәһәре традицион рәвештә тау велосипедларында оештырылган ярышларны кабул итә. Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларга Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Волгоград, Саратов һәм Ярославль өлкәләреннән йөзгә якын спортчы җыелган. Ярышта катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул Яшел... Читать дальше...

Кариев театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектаклен сәхнәләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры яңа сезонның икенче премьерасын чыгарды. Башкортстаннан чакырылган режиссер Илсур Казакбаев Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль әдәби театр жанрын хәтерләтеп куелган. Сәхнәдә артистлар үзләре дә уйныйлар, катыргы манекеннарны куелган. Әлеге манекеннар Мостай Кәримнең замандашлары төшерелгән борынгы фотоларны кулланып ясалган. Илсур Казакбаев әсәрнең инсценировкасын үзе ясаган. Спектакльгә әсәрнең иң популяр эпизодлары кертелгән. Читать дальше...

Тизрәк ябыгырга ярдәм итә торган өч продуктны атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Кытайның Sohu порталын кулланучы катгый чикләүләргә бармыйча гына артык авырлыктан котылырга ярдәм итә торган өч продуктны атаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Аның сүзләренчә, рационда һичшиксез кыяр булырга тиеш. Аның составында зур күләмдә су һәм азык җепселләре бар. Моннан тыш, кыяр майның бетүен тизләтә, өстәвенә калориясе дә түбән. Шулай ук брокколи ашарга кирәк, аның азык кыйммәте бик югары. Әлеге яшелчә матдәләр алмашын һәм кан әйләнешен тизләтә. Читать дальше...

3 -7 яшьлек балаларга түләүләр турындагы проектка кертелгән үзгәрешләр хупланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түләү турындагы проектка кертелгән үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мондый түләүләргә дифференциация кертергә тәкъдим иткән иде. Пособиеләрнең күләмен гаиләнең кеременә бәйле рәвештә билгеләү күздә тотылды, «чөнки элекке күләмдәге түләүләрдән соң барлык гаиләләр өчен дә җан башына туры килгән уртача керем яшәү минимумына җитте», дип искәрттеләр агентлыкта. Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары әлегә теркәлмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары әлегә теркәлмәгән. Бу хакта «Российская газета» Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. «Бездә әле һаман да коронавирус инфекциясенең яңадан йогуын раслаган очраклар юк – тасвирланган барлык очраклар да (алар 6) чит илгә карый. Россиядә җентекләп тикшерү үткәргәннән соң мондый очраклар расланмады», - дип белдерде федераль хезмәт җитәкчесе. Читать дальше...

Казанда светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Декабристлар урамындагы 2нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кыз светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыккан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *