Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 16.10.2020

Татарстан рәссамнары Хөррият авылының табигатен киндер тукымага төшерә

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 16 октябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районының Хөррият авылы янында урнашкан «Дубравушка» балалар лагеренда Татарстан рәссамнары матур табигатьне ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Республикасыннан тыш, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән килгән рәссамнар Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендә Ютазы районының гүзәл табигатен киндер тукымага төшерә. Алар арасында Хөррият авылы матурлыгы белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашып... Читать дальше...

Олег Морозов Кама Аланында көллиятне ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябр, «Татар-информ»). Кама Аланында Федерация Советы әгъзасы, Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте. Ул эретеп ябыштыру-монтаж көллиятен ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Үзенең визиты кысаларында ул күптән түгел төзекләндерелгән «Чулман-су» мәдәни үзәген карады, «Ивушки» рус җыры хорының концертмейстеры Сергей Шестерневка баян тапшырды. Шулай ук Олег Морозов Түбән Кама эретеп... Читать дальше...

«Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глуховның керткән алкалары өч уен рәттән исәпкә алынмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Казахстаннан килгән «Барыс» командасына каршы уйнады. Матч Нур-Солтан шәһәре командасы файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Бүгенге матчта «Ак Барс» капкасын Әмир Мифтахов саклады. Узган уенда ул, бер алка да керттермичә, капканы «коры» калдырган иде. Биш уенлык тәнәфестән соң Никита Дыняк һәм Кирилл Петров Казан командасы составында бозга чыктылар. Әлеге матч һөҗүмче Александр Бурмистров өчен «Ак Барс»та 200нчесе булды... Читать дальше...

Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навка җитәкләгән «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак. Спектакльләр «Мегаспорт» аренасы бозында 2020 елның декабрь ахырында һәм киләсе елның гыйнвар башында күрсәтеләчәк. «Кадерле дуслар, иң популяр сорауга җавап бирәбез. Әйе, Алинә Заһитова бу елда тамашада катнашачак. Сезнең күбегез бу яңалыкка бик шатланыр, дип ышанабыз! Сезне әкиятләребездә көтеп калабыз! Бу хакта Instagram челтәрендәге шоуның рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле дару уйлап тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле препарат – микробка каршы дару уйлап тапкан. Ул ашказаны җәрәхәте һәм бактерицидлы инфекциядән ярдәм итә. Бу турыда Гонконг университеты тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. MedicalXpress хәбәр иткәнчә, ранитидин висмут цитрат (RBC) препаратының нәтиҗәлелеге хомякларда расланган. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, RBC препаратының селектив индексы югары, цитоагуы түбән. Бу аның коронавирустан дәвалану өчен тагын бер дару икәнен аңлата.

Нурлат Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Нурлатта шәһәр Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Федор Терентьев билгеләнде. Моңа кадәр ул район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе булып эшләде. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә. «Гаризалар ике кандидаттан килде. Аларның берсе — Иван Николаев, ул сессия вакытында үз кандидатурасын төшергән. Икенче кандидат — Федор Терентьев кандидатурасы өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирделәр», — диелә басмада. Моннан тыш, сессиядә депутатлар шәһәр... Читать дальше...

Татарстанның кайбер районнарында юеш кар һәм яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы һәм явым-төшем булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән яңгыр явуы фаразлана, төньяк районнарда юеш кар яву ихтималы да бар. Һава температурасы +1…+6 градус булачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы +10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк... Читать дальше...

Татарстанда көймәдән суга егылып төшкән ир-атны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда көймәдән суга егылып төшкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 14.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Гаврилково авылы янында Зөя елгасында көймәдән ир-ат егылып төшүе турында хәбәр килгән. Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре туңган 61 яшьлек ир-атны судан ярга чыгарганнар. Читать дальше...



«Ак Барс Арена» стадионында яңа офис бинасы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс Арена» стадионы өлешчә яңартылачак. Россия Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалының уңай бәяләмәсен алган проект документациясе нигезендә, футбол стадионының көнчыгыш секторында өч дәрәҗәдә офис биналарын төзү каралган. Бу хакта Россия Дәүләт экспертизасы сайтында хәбәр ителә. 3317 квадрат метрлы мәйданда яссы түбәле өч катлы ике секцияле бина төзеләчәк. Анда иҗтимагый билгеләнештәге биналар, шулай ук техник һәм ярдәмче бүлмәләр җиһазландырылачак. Читать дальше...

Табиб Россиядә Covid-19 вазгыяте тотрыклануны фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавиурс инфекциясе вазгыяте ике атнадан тотрыкланачак. Табиб-педиатр, инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шундый фараз ясады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Яңа очраклар арту ике атна чамасы дәвам итәчәк, дип саный белгеч. Кичә Россиядә Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары буенча антирекорд куелды. Бер көндә Россиядә яшәүче 15 150 кеше чир йоктырган, ә пандемия башланганнан алып 1,3 миллионнан артык ковид йоктыру очрагы ачыкланган. «Ноябрьдән... Читать дальше...

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә Татарстан Президенты карары буенча спорт зал төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә Татарстан Президенты карары буенча төзелә торган спорт залда эшләр ноябрьдә тәмамланачак. Бу турыда республиканың Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада мондый универсаль спорт объектлары Сарман, Мамадыш, Буа, Яшел Үзән, Кукмара һәм Тукай районнарында булачак. Бүген республиканың Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге спорт корылмасын карадылар. Читать дальше...

Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Ачыкланганча, янып үлгән ир-ат 56 яшьлек фатир хуҗасы булган. Тикшерүне күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган. Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, ике фатир өлешчә җимерелгән, берсендә өч кешедән торган гаилә яшәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча... Читать дальше...

Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Дистанцион укуга күчү планы юк. Коронавирус сәбәпле, әлегә Россиядә мәктәпләрне күмәк ябу очраклары юк. Бүгенге көндә җитди куркыныч юк», — диде Сегей Кравцов. Россия Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасын да кичектерергә җыенмый, диде министр. Читать дальше...

Равил Гайнетдин мөселманнарны Мәүлид ае башлану белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарны хиҗри елы буенча 1442 елда Рәбигыл әүвәл ае башлану белән котлады. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мөхәммәд пәйгамбәр шәхесе һәр мөселман кешесенең күңелендә аерым бер урын алып тора, чөнки Рәбигыл әүвәл аенда Аллаһы Тәгаләнең һәм Пәйгамбәрләрнең соңгы илчесе туган. Без аны дулкынланып һәм шатлык белән каршы алабыз. Иртәгә... Читать дальше...

Күпкатлы йортта янгыннан соң, прокуратура Әлмәт хакимияте гамәлләрен тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Күпкатлы йортта янгыннан соң, прокуратура Әлмәт хакимияте гамәлләрен тикшерәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бүген 15.00 сәгатьтә Белоглазов урамындагы дүрт катлы йортта фатир янган. Янгынны 15 минутта сүндергән. Фатирда ир-ат мәете табылган. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Әлмәт прокурорына тикшерү үткәрергә кушкан. Күзәтчелек ведомствосы җирле хакимият гамәлләрен күзәтәчәк. Аерым алганда... Читать дальше...

Зилә Вәлиева: Мәктәптә ашату сыйфаты яхшыруы турында күп хатлар алдык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Иҗтимагый палатасы мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында ата-аналардан күп хатлар алды. Бу хакта журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде. «Гомуми атмосфера шактый яхшы. Туклану, узган ел белән чагыштырганда, яхшырды дигән күп хатлар алдык», — диде ул. Иҗтимагый палата җитәкчесе, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте турында закон проекты буенча тәкъдимен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте турында закон проекты буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта парламент башлыгы конституцион үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркем утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөхәммәтшин, тулаем алганда, Россия Хөкүмәте турында яңа закон проектын хуплады, ләкин документның өченче маддәсеннән «федерализм» һәм «хакимиятләр бүленеше» сүзләре алынганга борчылуын әйтте. Читать дальше...

Чаллыда high-tech стилендә яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Бүген  Чаллыда тантаналы рәвештә «Чаллы Яр» мәчете ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Чаллы Яр» – шәһәрдәге high-tech стилендәге беренче мәчет. Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора – бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган. Яңа мәчет берьюлы шәһәрнең Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр һәм юлчылар өчен хезмәт итәчәк, чөнки ул юл буенда урнашкан. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан дәвалау өчен терелгән кешеләрнең кан плазмасын кулланалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган 138 пациент Covid-19 инфекциясенә антитәнчекләре белән кан плазмасын салу белән дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. «Казан буенча 60 кешегә, ә республика буенча барлыгы 138 кешегә кан плазмасы салганнар», — диде министр урынбасары. Пациентларны дәвалауда плазма әле дә кулланыла. Читать дальше...

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә пешекчеләр җитмәү турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мәктәпләрдә пешекчеләр җитмәү проблемасы бар, әмма бу мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада барлык 209 мең башлангыч сыйныф укучысы да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. «Мәктәпләрнең 85 процентында азык блоглары бар, алар анда ризык әзерли. Ә калган 15 процентына азык-төлек продуктларын китерәләр. Читать дальше...

«Шәһри Казан» газетасының 30 еллык юбилеена «Татмедиа» машина бүләк итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета редакциясенә яңа «Ларгус» машинасын бүләк итәчәк. бу хакта газетаның 30 еллык юбилеен багышланган чарада «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте. «"Шәһри Казан" кебек татар җанлы газета булырга тиеш. 30 ел дәвамында газета яшәреп бара, киләчәктә дә шулай булсын, укучыларның теләкләрен сизеп торсын. Читать дальше...

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясеннән 96 кеше үлгән», диелгән хәбәрдә. Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Пациентның хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарланган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. 75... Читать дальше...

Сахалинда төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгы буенча көч сынашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Сахалинда «Бөек татар халкы, синең белән илең горурлана!» дип аталган татар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Фестиваль кысаларында төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова сөйләде. «Бәйрәм көнне төрле милләтләр катнашында концерт һәм мастер-класслар булачак. Һәр милләт чәй пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Сүз уңаеннан... Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева: Мәктәпләргә азык-төлек китерү Татарстан Президенты контролендә тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Укучыларның туклануын оештыру өчен Татарстан мәктәпләренә азык-төлек китерүне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольдә тота. Бу хакта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Иҗтимагый палатасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән турыдан-туры элемтә вакытында әйтте. «Балалар туклануын оештырганда азык-төлек китерүне Татарстан Президенты контрольдә тота. Аңа килгән барлык кисәтүләр турында мәгълүмат җиткерелә... Читать дальше...

Миңнеханов белән Измир мэры төбәкләрнең хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир мэры Тунч Сойер белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов Сойерны төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәгә чыгарырга өндәде. Коронавирус инфекциясе пандемиясе төбәкләрнең хезмәттәшлегенә йогынты ясады, активлыкны бераз туктатты, әмма болар барысы да торгызылачак. Бу туристлык тармагына, кече һәм урта бизнес мәсьәләләренә кагыла. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *