Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 16.12.2019

Казанда «Адәмнәр һәм Һавалар» татар яшьләрен кавыштыру проекты эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда яшәүче Мөслим кешеләре — Ринат Исламов һәм Эльвина Нәҗипова «Адәмнәр һәм Һавалар» дип аталган татар яшьләрен таныштыра, кавыштыра һәм гаилә корырга ярдәм итү проектын башлаган.

Читать дальше...

"Арсенал" футболчысы мөселманнарны яклаганнан соң Кытай каналы клуб уенын эфирдан алды

Azatliq.org 

Британиянең "Арсенал" футбол клубы уенчысы Мәсүт Озил Кытайда уйгырларны кысрыклауларга каршы чыккан иде. Моңа җавап итеп Кытай такымның уенын дәүләт телеканалында күрсәтүдән баш тартты.

В Нурлате на расширенной планерке обсудили широкий круг вопросов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Широкий спектр актуальных вопросов обсудили сегодня, 16 декабря, на расширенной планерке с руководителями предприятий, организаций всех форм собственности Нурлатского муниципального района.

Росгвардиячеләр Казанда заводка илтүче юл төзелешенә комачаулык итүчеләрне тоткарлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Росгвардиячеләр Казанда калдыкларны термик зарарсызландыру заводына илтә торган юл төзелешенә комачаулык итүчеләрне тоткарлады.

Читать дальше...

Успех юных нурлатцев на конкурсе «Джалиловские чтения»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Стали известны имена юных нурлатцев, которые будут участвовать на III этапе II Международного литературного конкурса «Джалиловские чтения». Они успешно выступили на зональном этапе в поселке городского типа Алексеевск и в полуфинале конкурса будут защищать честь нашего района.

«Татар-информ» Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсен онлайн күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 16 декабрьдә, К. Тинчурин театрында халык язучысы, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуган багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак.

Читать дальше...

Осиново каршылыгы: "Куып таратканчы торабыз. Кирәк булса, тагын киләбез"

Azatliq.org 

Осиново бистәсендә чүп яндыру заводына каршы корылган чатыр лагере 16 декабрь иртәсендә полиция тарафыннан куып таратылды. Активистлар тоткарланды һәм Яшел Үзән полиция бүлегенә озатылды.



Татарстанның өч спорт корылмасы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының берьюлы өч спорт объекты Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Арена» илкүләм бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасына керде. Конкурсны оештыручыларның йомгаклау матбугат релизында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Себер татары вәкиле: Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда яшәүче Себер татарлары вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Туган җир» журналының җаваплы сәркатибе Мөнирә Сәгыйдуллина Себер татарларын бергә туплау, бер-берсе белән таныштыру һәм аралаштыру нияте белән Яңа ел кичәсе оештыра.

Читать дальше...

2019 елда Татарстанда ипотека алучылар саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел татарстанлылар ипотеканы 12 процентка азрак алган. Росреестр җитәкчесе Азат Җәббаров Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Читать дальше...

Казанда авариягә очраган машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатынны имгәткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ике чит ил машинасы бәрелешкән. Аннары бу машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Измир шәһәре мэры Тунч Сойер белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сойер әфәндегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан-Төркия эшлекле мөнәсәбәтләренең ныгый һәм үсә баруына ышаныч белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Әгерҗе ата-аналары балалар бакчасы өчен түләүне арттырган өчен хакимияткә дәгъва белдергән

Azatliq.org 

Татарстанның Әгерҗе район үзәгендә бер төркем ата-аналар балалар бакчасы өчен түләү артуына кәнәгатьсезлек белдереп, хакимият башлыгына килгән. Бер бала өчен түләү 1 гыйнвардан 3376 сумга кадәр арта.

Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа ассоциациясе белән хезмәттәшлекне югары бәяли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул тышкы базарларга Татарстан проектларын чыгаруда, шулай ук чит илләр инвестицияләрен җәлеп итүдә Tech Tour Европа Ассоциациясе белән хезмәттәшлекне югары бәяли. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Дөньяда иң куәтле илләр исемлеген төзегәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Американың U.S.News басмасы, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, дөньяның иң куәтле илләре исемлеген төзегән. Рейтингны BAV Group, VMLY & R агентлыгы бүлекчәләре һәм Пенсильвания Университетының Уортон бизнес мәктәбе экспертлары әзерләгән.

Читать дальше...

Киләсе елга иң кирәкле булачак һөнәрләр исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда машина йөртүчеләр, официантлар, курьерлар һәм сатучылар, ә югары квалификация таләп иткән белгечлекләр арасында IT-технологияләр белән бәйле профессияләргә ихтыяҗ зур булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Работа.ру эш эзләү порталы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Кунакчыллык өлкәсендәге осталарны Бөтенроссия бәйгесенә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын үстерү һәм әлеге һөнәрнең абруен арттыру максатыннан экологик туризм өлкәсендә конкурс була. Бу турыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстанда башкорт теленә багышланган флешмоб булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда декабрь башында социаль челтәрләрдә «Аҫылташ» интернет-марафоны старт алды. Анда яшь авторлар, танылган артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре башкорт телендә шигырьләр укый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Киберспорт буенча Россия кубогында Татарстаннан 14 яшьлек үсмер көмеш медаль яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстаннан 14 яшьлек Гадел Бәширов Казанда узган киберспорт буенча Россия кубогында Clash Royale дисциплинасында көмеш медаль яулады.

Читать дальше...

«Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 26 декабрьдә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Казан» Гаилә үзәге янындагы Татарстан башкаласының төп чыршысы 26 декабрьдә ачыла. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Осиновода экология активистлары тоткарланды, чатыр лагере таратыла

Azatliq.org 

Чүп яндыру корылмасы төзелүгә каршы көрәшүчеләрнең чатыр лагере янына Камазлар һәм янгын сүндерү машинасы китерелгән. Лагерьга килүчеләрне кертмиләр, юлларны полиция япкан. Кайбер активистлар тоткарланган.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның урынбасары белән хоккей уйнады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов белән хоккей уйнады. Республика Президенты Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге хоккей матчында төшерелгән фото урнаштырган.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *