Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 24.07.2020

Андрей Кондратьев Татарстанда күп көнлек көзге сайлауларның өстенлекләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Күп көнлек тавыш бирү процедурасы Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметәчәк, шулай ук республика халкына участокка уңайлы вакытта бару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.   «Өч көн тавыш бирү - бу уңайлы. Сайлаучы өстәмә процедуралардан тыш - бернинди гариза тутырмыйча, беркетмә таныклык алмыйча үзенә уңайлы көнне сайлау участогына бару көнен планлаштыра ала», - диде Кондратьев. Ул сайлауларның һәрвакыт ял көннәренә билгеләнүен... Читать дальше...

Кукмара районында яшәүче бер ханымга бакчада мәк үстергән өчен җинаять эше яный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Кукмара районында яшәүче бер хатын-кызга бакчасында үстергән мәк куаклары өчен җинаять эше яный. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полицейскийлар 52 яшьлек ханымның бакчасында 48 мәк куагы табып ала. Үсемлекләр экспертизага җибәрелә. Тикшеренү күрсәткәнчә, алынган матдәнең массасы 1,5 килограммнан артык тәшкил иткән. «Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган. Читать дальше...

Йөз мең тиражлы «Татар дөньясы» китабы китапханәләргә һәм музейларга таратылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов).Татар тарихын, мәдәниятен колачлаган «Татар дөньясы» китабының тиражы 100 мең булачак. Тарихи документларга, фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, рус һәм татар телләрендә язылган, меңнән артык иллюстрация кергән басманы «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр. Чарада авторлар һәм нәшер итүчеләр катнашты. «Татар дөньясы» китабын туплау эше ТР Президенты инициативасы белән башкарылды. Басманы чыгаруда ТР Фәннәр академиясе, хакимият органнары... Читать дальше...

Мәскәүдә Корбан гаете көнне бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Быел Мәскәүдә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үткәрелер дип планлаштырыла. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Галәмәләр шурасы башка мәчетләрдә һәм мөселманнарның җирле дини оешмаларында бәйрәм намазы оештырмаска киңәш иткән. Бу хакта РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге тәкъдим COVID-19 коронавирусы таралуга юл куймау максатын тота.  Мәгълүм булганча, быел Корбан гаете 31 июльгә туры килә. Голәмәләр мөселманнарга Корбан бәйрәмен гаилә белән өйдә үткәрергә... Читать дальше...

Татарстан Президенты район хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары ачкычы тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды.  «Соңгы дүрт ай безнең сәламәтлек саклау тармагы өчен зур сынау булды. Безнең гражданнарның иминлеген саклау — бүген иң мөһим һәм катлау бурыч булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа машина ачкычларын хастаханәләрнең баш табиблары кабул итеп алды. Президент 54 машинаның барысы да медицина учреждениеләренә һәм хезмәткәрләрендә эшләрендә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде. Читать дальше...

Татарстанның кулланучылар берлеге Россиядә иң яхшысы дип танылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан кулланучылар берлеге 2020 елның 1 кварталында РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасында берьюлы ике юнәлеш буенча лидер дип табылды. РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммасында шул хакта хәбәр иткән.   «Эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстергән өчен» Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре... Читать дальше...

Удмуртия татар яшьләре слетына Россия төбәкләреннән татарлар җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Әгерҗе районы Салагыш авылы янында, Кама елгасы ярында узган Удмуртия татар яшьләренең алтынчы слетында Пермь, Екатеринбург, Татарстаннан килгән яшьләр катнашкан. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Үткән ялларда оештырылган слетка барлыгы 50 кеше җыелган. Ике тәүлек дәвамында яшьләр төрле уеннар, конкурслар үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча төрле номинациядә җиңүчеләр бүләкләнгән. Остаханәләр дә оештырылган. Читать дальше...



Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартларының начараюы бүген, 24 июльдә, кич белән һәм иртәгә көндез көтелә. Бу вакытта республикада кыска вакытлы җил көчәюе белән бергә яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Казанның Оренбург трактында тизлекне 110 километрга кадәр арттыру планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Оренбург трактында юлдагы тизлекне сәгатькә 110 километрга кадәр арттыруны рөхсәт итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. Столбище борылышыннан алып аэропорт борылышына кадәр участокта тизлек режимын арттыру планлаштырыла. «Без анда яхшы юл булуын беләбез. Безне борчый торган бердәнбер нәрсә – анда җәяүлеләр кичүе һәм тукталышлар бар. Якын... Читать дальше...

Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Халыкара очышларны яңадан башлау турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта, эпидемиологик вәзгыятьне, коронавирус белән авыручылар санын, башка шартларны да исәпкә алачакбыз», — дип искәртте Премьер. Кайбер илләр белән авиаэлемтәне торгызу аларның россиялеләрне кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер булуына да бәйле. Читать дальше...

Автоинспекторлар электр самокатында йөрү кагыйдәләрен кертергә тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе электр самокаты һәм сегвейларга кагылышлы закон проекты әзерли. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Юл йөрү кагыйдәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләр республика Дәүләт Советында тикшереләчәк. «Проблема шактый җитди. Электр самокаты белән идарә иткән кешенең ничек дип аталуы әле дә аңлашылмый. Бүгенге көндә ул җәяүлегә тиңләштерелгән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов хакимияткә казнадагы һәр тиенне санап тотарга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган катлаулы икътисади шартларда республика казнасындагы һәр тиен исәптә булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың финанс органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Президент билгеләп үткәнчә, хакимият органнары эшенең максаты – төбәк предприятиеләренең тотрыклы эшчәнлеге булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә алар кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген бирә һәм бюджетка салымнар килүен тәэмин итә, республика иминлегенең нигезен тәшкил итә.

Мәскәү галимнәре Татарстанда кар барсын үрчетү үзәге ачу проектын хуплый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның кар барсы, ягъни ирбис үрчетү үзәге ачарга теләге зур. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция мәсьәләләре институты (Мәскәү) директоры Вячеслав Рожнов белән очрашуда белдерде. Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда республикада кар барслары үрчетү үзәге булдыру проекты буенча фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугаты хезмәте. Элегрәк бу проект Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында каралган. Читать дальше...

Юл инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәгән машиналарны актер әби ярдәмендә тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә ничек юл бирүен тикшерү өчен «зебра»га ялган «әби»не чыгарган. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, инспекторлар үзләре белән рейдка әби булып киенгән профессиональ актерны чакырган. «Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 428 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 25 кеше үлгән... Читать дальше...

А сколько стоит любовь

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В селе Нижние Челны произошло покушение на мужчину и вымогательство в крупном размере.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *