Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 24.07.2020

Россиядә пенсия салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Үзеннән-үзе көйләнә торган пенсия оешмалары, гражданнарның өстәмә пенсиягә мөстәкыйль рәвештә акча туплау стимулы барлыкка килсен өчен, Россия Банкына салым чигерүе кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза. «Хәзерге вакытта социаль салым чигерүе елына 120 мең сум (15,6 мең сум) күләмендә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, ул дүрт компоненттан (медицина, белем бирү, тормышны иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү) гыйбарәт. Салым чигерүенең күләме инде ун елдан артык индексацияләнмәде»... Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 31 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлек эчендә коронавирус республиканың 31 кешесендә расланды», — дип хәбәр итте ул. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләрнең гомуми саны 5 мең 472гә җитүен әйтте. Читать дальше...

Казаннан Калининградка авиарейслар санын атнасына өч тапкырга кадәр арттырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Казан — Калининград - Казан авиарейслары саны атнасына өч тапкырга кадәр артачак. «Казан» Халыкара аэропортының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. «7 августтан „Северный ветер“ (Nordwind Airlines) авиакомпаниясе үзенең Казан – Калининград - Казан очышлар программасына тагын бер рейс өсти», - диелә хәбәрдә. Рейслар җомга көннәрендә ясалачак. Самолет Татарстан башкаласыннан 13.50 сәгатьтә кузгалып, 15.40 сәгатьтә (җирле вакыт күрсәтелгән) Калининградта булачак. Читать дальше...

Татарстанда квадроциклда урманга китеп, өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда квадроциклда урманга китеп, өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, 53 яшьлек ир-ат республиканың Минзәлә районы Коноваловка авылы янында югалган. Аны эзләүдә Чаллының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм Минзәлә янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме катнаша.

Язва һәм гастрит вакытында эчә торган дарулар коронавирустан үлү куркынычын арттыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). АКШның Бруклин университеты галимнәре ачыклаганча, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте вакытында эчә торган дарулар яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Тикшерелгән төркемдәге «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән хастаханәгә озатылган пациентларның 15,6 проценты «Омепрозол», «Омез», «Доксилак» һ.б. дарулар кабул иткән. Әлеге даруларны эчкән пациентлар арасында үлем-китем очраклары, мондый... Читать дальше...



Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган велосипед - хэндбайк барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама урамнарында гадәти булмаган велосипед — хэндбайк барлыкка килде. Алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлы, шулай ук сәламәт кешеләр дә йөри ала. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рубаха» арт-кластеры директоры Яна Анисимова хэндбайкаларда үзенчәлекле кешеләрнең очрашуы шәһәр халкында кызыксыну уята, дип сөйләде. «Без шатланып сөйлибез, күрсәтәбез һәм үзебезгә сынап карарга, яңа хәрәкәт итү чарасында йөрү күнекмәләрен алырга тәкъдим итәбез. Читать дальше...

Алексеевск районы Биләр авылында яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Алексеевск районы Биләр авылында яңа мәчет ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Истәлекле бәйрәм чарасы кунакларын Татарстан мөселманнары исеменнән республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Кунаклар мәчеттә, социаль дистанцияне саклап, ике рәкәгать мәчет нәфел-намазы укыдылар. Татарстан мөфтие җыелган җәмәгатькә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең һәм корбан чалуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Читать дальше...

Изге София гыйбадәтханәсендәге беренче намаз Төркия илбашы катнашында укылачак

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 24 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда 86 елдан соң кабат мәчеткә әверелдерелгән Изге София гыйбадәханәсендә үткәреләчәк беренче намазда Төркия Илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган да катнаша. Кичә ул Төркия мәдәният - туризм министры һәм дин эшләре идарәсе башлыгы Али Эрбаш белән әлеге тарихи объектның әзерлеген тикшерде. Бу хакта  президент вебсәхифәсендә хәбәр ителә. Рәҗәп Тайип Эрдоган Изге София гыйбадәханәсенә аның яңа исеме – “Айа София–и Кәбир шәриф мәчете”(Ayasofya-i Kebir... Читать дальше...

Чирмешән районының Бәркәтә авылында төзелә торган мәдәният йортында музей да булачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 24 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында төзелә торган мәдәният йортында музей да булачак. Бина «Мәдәният» республика программасы буенча төзелә. Мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Бинага 100 тамашачы сыячак. Биредә китапханәгә, музейга да урын табылачак. Мәдәният йорты быел ук ачылырга тиеш.

Чүпрәле ветераннарына кәрәзле телефоннар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 24 июль, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районында сугышта катнашучыларга лимитсыз тарифлы кәрәзле телефоннар тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, әлеге телефоннарны тарату вакытлыча кичектерелгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Коронавирус таралу сәбәпле, туктап калган «Бердәм Россия» һәм «Җиңү волонтерлары» акциясе янә дәвам итте. Райондагы вазгыять шушы көннәрдә ветераннарга телефоннар тапшырырга мөмкинлек бирде.... Читать дальше...

БДИны 100 баллга биргән Алсу: Әнием исән булса, бик куаныр иде - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быелгы чыгарылыш укучыларына җиңел булмады: башта БДИны берничә тапкыр күчерсәләр, аннан чыдап булмаслык эсселәр башланды. Социаль челтәрләрдә, сынауларда тәрәзә һәм ишекләрне ачмыйлар, дип зарланучылар да бар. БДИ ахырына якынлашса да, өстәмә көннәр 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Беренче  нәтиҗәләре  нинди? Татарстанда беренче сынау нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Узган ел белән чагыштырганда, 100 балл туплаучылар саны арткан. Читать дальше...

Пензада балалар Сабан туе онлайн узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген Пензада балалар Сабантуеның виртуаль мәйданчыгы ачылачак. Бу хакта өлкә хакимиятенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тамашачыларга сәламләү сүзе белән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, Кузнецк районы мэры Сергей Златогорский һәм Кузнецк районы хакимияте башлыгы Валерий Костин мөрәҗәгать итәчәк. Пенза өлкәсенең балалар иҗат коллективлары катнашында концерт программасы балалар Сабантуеның үзенчәлеге булачак. Аның ахырында... Читать дальше...

Яшел Үзән районы башлыгы «Безнең ишегалды» программасы үтәлеше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 24 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә быел 24 ишегалды төзекләндереләчәк. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев илкүләм проектлар гамәлгә ашырылу белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Калган ишегаллары 2024 елга кадәр ремонтланачак. Программаны гамәлгә ашыру 5 елга исәпләнгән. «Безнең ишегалдында бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Хәзер инде барысын да асфальтладылар, тротуарлар ясадылар — бу безнең өчен шатлык»... Читать дальше...

Мамадышта халык арасында иң кирәкле һөнәрләр билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районы Мәшгульлек үзәгендә халык арасында иң кирәкле һөнәрләрне атадылар. Бүгенге көндә эш табарга теләүчеләр өчен күпсанлы актуаль вакансияләр исәпләнә, шул ук вакытта алар көн саен яңартыла. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Үзәк белгечләре сүзләренчә, иң күп хезмәткәрләр авыл хуҗалыгы тармагына таләп ителә, төзелеш тармагы да популяр. «Мамадышлылар арасында сезонлы эшләр, студентларга җәй көне эшләү урыннарына ихтыяҗ бар», — дип аңлаттылар Мамадыш районы Мәшгульлек үзәгендә. Читать дальше...

Алабугадан күп балалы ике гаиләгә бүләк һәм планшет тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Алабугадан ике күп балалы гаиләгә «Мәрхәмәт — Милосердие» хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды. Аларны Алабуга Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре гаиләләре алды. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Операция шәфкать туташы Наталья Сашина һәм невролог-табиб Шәрәфетдинов гаиләсенә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район башлыгы вазифасын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина рәхмәт белдерде. Балаларга планшет, уенчык һәм татлык ризыклар өләштеләр. Читать дальше...

Бөгелмәлеләр Россия чик сакчыларының төбәкара форумында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 24 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). 17-19 июль көннәрендә Тольятти шәһәренең «Транспортчы» ял базасында, Бөтенроссия чик буе туганлык берлеге эгидасы астында, Россия чик сакчыларының төбәкара форумы узды. Бөгелмә чик сакчылары форумда шәһәрдә күптән түгел генә ачылган «Хәтер» хәрби дан залы турында сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Форумда Бөгелмәдән чик буе гаскәрләренең диңгез частьлары ветераннары Анатолий Николаев һәм Фәрит Асылгәрәев катнашты. Очрашуга Россиянең 27 төбәгеннән чик сакчылары... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *