Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 24.07.2020

Коронавирус пандемиясе аркасында Татарстан бюджеты 31,6 миллиард сум алып җиткермәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына күчерелгән акчаның күләме узган елга карата 23 процентка кимегән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика финанс органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре, узган ел белән чагыштырганда 23 процентка — 31,6 миллиард сумга кимеп, 105 миллиард сум тәшкил итте», — диде Рөстәм Миңнеханов. Быелның... Читать дальше...

Минзәләдә кичә квадроциклда урманга китеп югалган ир-атны тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кичә Минзәлә районында квадроциклга утырып урманга киткәннән соң өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 53 яшьлек ир-атны волонтерлар кичә төн уртасында Коноваловка һәм Тауасты Байлар торак пунктлары арасында табып алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аның туңуын һәм күкрәк читлеген бәреп имгәтүен ачыклаган. Читать дальше...

«Стрижи» югары пилотаж төркеме Казанда авиация бәйрәмендә чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 25 июльдә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак авиация бәйрәмендә Россия Хәрби-кораллы көчләренең «Стрижи» югары пилотаж төркеме дә катнашачак. Бүген Казанга килеп җиткән пилотларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме җиденче тапкыр оештырыла. Анда «Стрижи» төркеме белән бер исәптән, 30га якын төрле очкычлар чыгыш ясаячак. Бәйрәм Россиянең Һава флоты һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Читать дальше...



Татарстанда мәктәп укучыларының цифрлы ярдәмчесе барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен цифрлы ярдәмче — «Мин — мәктәп укучысы» дигән хезмәт эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә балалар үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә планлаштыра, көндәлектәге билгеләрен күзәтә, шулай ук үсеш күрсәткечләрен билгели алачак», — дип белдерделәр министрлыкта.

Екатеринбургтагы уку йортында хиҗап киюне тыюга Татарстан мөфтие ризасызлык белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенә Екатеринбург шәһәрендәге Свердловск өлкәсе медицина көллиятендә хиҗап киюне тыю турында бер абитуриенттан шикаять килгән. Анда хиҗап кияргә тыюны уку йортының уставы һәм башка норматив документларга таянып аңлатканнар. Әлеге хәлгә ризасызлыгын белдереп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмда язды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Читать дальше...

В WhatsApp появится новая функция – в мессенджер нурлатцы могут зайти с нескольких устройств

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Пользователи мессенджера WhatsApp смогут использовать один аккаунт на четырех устройствах одновременно, сообщает портал WABetaInfo. Сервис сейчас находится в разработке и будет доступен для нурлатских пользователей позже.

Важные события 2020 года стали источником вдохновения Валентина Бурайкина

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вышла в свет очередная книга журналиста, заслуженного работника печати и массовых коммуникаций РТ, члена Союза чувашских писателей РТ, почетного гражданина города Нурлат Валентна Бурайкина «А мы – нурлатские». Плод творческого труда Валентина Михайловича посвящен 75-летию Великой Победы, 100-летию ТАССР, а также грядущему 90-летию районной газеты «Дуслык» («Дружба», «Туслах»), которое нурлатцы отметят в 2021 году.

Татарстанлылар ОСАГО полисын почтада рәсмиләштерә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр ОСАГО полисларын почта бүлекләрендә рәсмиләштерә ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия почтасы иминият компанияләре белән онлайн бәйләнешкә керү технологиясен файдалана. Тиешле бөтен мәгълүматларны тутырганнан соң, почта бүлеге операторы аларга заявка юллый һәм төрле иминият компанияләренең тәкъдимнәрен кабул итеп ала», - дип искәрттеләр министрлыкта. Читать дальше...

КФУ галимнәре коронавируска каршы вакцинаны сынау нәтиҗәләрен ике атнадан беләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казан федераль университеты галимнәре COVID-19 коронавирусына каршы вакцинаны сынауның икенче этабына тотынган. Университетның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, беренче этапның нәтиҗәләрен раслау өчен икенче тапкыр вакцинация үткәрергә кирәк. Аның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак. Вакцина лаборатория хайваннарында сынала. «Параллель рәвештә без вакцинаның икенче төрен дә ясау белән шөгыльләнәбез», — ди КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры... Читать дальше...

Татарстанда көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу - республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте. «Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов көзге сайлауда президентлыкка беренче кандидат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзен ТР Президентын сайлауда катнашачак беренче кандидатны теркәде. Ул – республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы корреспонденты. Миңнехановны ТР Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәү турындагы мәсьәлә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында беренчеләрдән булып тикшерелде. Карар бертавыштан кабул ителде. Миңнехановны ТР Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәү... Читать дальше...

Казанда йөк автомобиле белән «Лада» бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машина белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнге беренчеләр киткәч, Тукай урамындагы 144нче йорт каршында «КАМАЗ» һәм 12нче модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машинага юл бирмәгән. «Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 20 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. «Тугыз табибның өчесенең үлемендә һөнәри эшчәнлек белән бәйлелек юк, алтысы буенча тикшерү бара», — диде ул. Министр урынбасары урта һәм кече медицина персоналы авыруы турында Социаль иминият фондына 243 хәбәр җибәрелгәнен әйтте. Алар арасында 189 очракта коронавирус расланган... Читать дальше...

Казан янында ут капкан биш катлы йортны видеога төшереп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында ут капкан биш катлы йортны видеога төшереп алганнар. Интернеттан файдаланучылар шул хактагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырган. Кадрларда биш катлы йорт урнашкан төзелеш мәйданчыгын куе төтен каплап алуы күренә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Биектауның Полковая урамындагы төзелеш мәйданчыгында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм... Читать дальше...

Диния нәзарәте сайтында Корбан гаетенә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә  «Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *