Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 05.08.2020

Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда 7 август көнне Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә комплексның җитәкчесе, Мәрҗани мәчетенең икенче имамы Мөхәммәт Җәләлетдинов хәбәр итте. «Әлеге бәйрәмгә бик күп кеше килергә тиеш. Төрле җитәкчеләрне чакырдык. Әлеге комплекста Муллин музей-йорты, электән үк килгән кош-корт йорты, милли чәй галереясе, „Кунак“ кофейнясы булачак», — дип сөйләде Мөхәммәт хәзрәт Җәләлетдинов. Читать дальше...

Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанның 2нче татар гимназиясен 30 елга якын җитәкләгән директор Камәрия Хәмидуллина лаеклы ялга китә. Бу хактагы мәгълүматны ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде. «Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. Ул боерык чыкмыйча үз урынына кем каласын әйтмәде. «Татар-информ”га билгеле булганча, Камәрия Хәмидуллина урынына бүгенге көндә 13нче гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнергә тиеш. «Мәгариф... Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа 28 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыручы 28 кеше теркәлгән. Алар барысы да инфекцияне аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр — алар 13. Икенче урында — 18-30 яшьлекләр төркеме — биш кеше, өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге дүрт кеше. Читать дальше...

Фотомарафон «Семейный антиквариат»: Зиганшины бережно хранят и открытки, и «керосинку»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В объявленному «Нурлат-информом» фотомарафону «Семейный антиквариат» активно присоединилась семья Зиганшиных. Сегодня они поделились с нами снимками, где запечатлены праздничные открытки, в которых получали приветы и поздравления по разным случаям от родственников и друзей, а также представили керосиновую лампу.

Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрының милли программаларга җаваплы урынбасары була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы елларда ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу мәгълүматка мәдәният министрлыгының матбугат үзәге ачыклык кертте. Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрлыгында мәгълүмати-аналитик юнәлеш өчен җаваплы булачак. Тармак мониторингы, һәм министрлык карамагында булган дәүләт программаларның бер өлеше дә аның җаваплылыгына күчә. Шул исәптән, Татар халкының милли үзенчәлекне саклау дәүләт программасы да. Читать дальше...

Татарстанда инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында инвалидларга түләүләр актив режимда билгеләнә башлады. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Айлык акчалата түләүне (ЕДВ) рәсмиләштерү өчен бу категория гражданнар гариза бирергә тиеш түгел. Хәзер рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә. «Түләү Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Читать дальше...



Дербентта Каспий Сабантуена әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дербентта Каспий Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 4 августта Дербент мэры Хизри Абакаров Дагыстан региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова белән очрашты. Очрашу барышында Эльмира Кадыйрова шәһәр мэрына 14нче августтан 17нче августка кадәр Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итте. Чара кысаларында «Каспий Сабантуе» бәйрәме, Дагыстан Халык... Читать дальше...

Мәдинә Тимерҗанова Милли китапханә директоры булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Милли китапханәнең яңа директоры вазифасына ТНВ каналында элеккеге генераль директор урынбасары һәм яңалыклар бүлеге җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.  Бүген коллективка яңа җитәкчене мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итәчәк. Мәдинә Тимерҗанова 1956 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Октябрь районының Яңа Әлмәт авылында туа. 1979 елда ул Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих... Читать дальше...

Адвокат: "Рамил мәхкәмәдән курыкмый, хөкемгә әзер"

Azatliq.org 

Адвокат Равил Тугушев бүген Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашты. Җинаять эше белән танышу тулысынча тәмамланган, мәхкәмә утырышлары сентябрьдә башланырга мөмкин.

«Татинвестгражданпроект»: Татарстанда 1 сентябрьгә алты яңа мәктәп ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 1 сентябрьгә алты яңа мәктәп ачылачак, аларның документларын «Татинвестгражданпроект» әзерләде. Бу хакта оешманың Instagram рәсми битендә хәбәр ителә. Әлеге алты объект арасында Нәҗип Җиһанов урамындагы мәктәп тә бар, ул 1224 урынга исәпләнгән. «Мәктәпләрдә эш график нигезендә бара һәм төзелешнең югары әзерлек дәрәҗәсендә», - дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев. 2010 елдан 2019... Читать дальше...

ЦИК Татарстана зарегистрировал еще 4-х кандидатов в Президенты РТ от региональных отделений политических партий

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Под занавес минувшей недели ЦИК Татарстана зарегистрировал еще 4-х кандидатов в Президенты республики, выдвинутых региональными отделениями политических партий.

Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде. Бүген иртәнге бишенче яртыларда Сокура авылы янындагы Мишә елгасы аша салынган күпердә авария булган. Биредә Самара номерлары булган «Шевроле» җиңел автомобиле һәм «Россия Почтасы»ның «Форд» фургоны капма-каршы бәрелешкән. «Өч ир-ат зыян күрде. Минем аңлавымча, барысы да җиңел автомобильдән. Аяк һәм корсак авыртуларына зарландылар. Читать дальше...

Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгызачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия авиаэлемтәләрне торгызачак илләр саны артуга атналар китәргә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.  «Минемчә, күп илләр белән авиаочышлар ачылышына кадәр атналар узачак», - дип саный Рябков. Ул хәзер илгә Лондон, Истанбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм Covid-19 вазгыяте мөмкинлек бирү белән исемлеккә тагын да күбрәк башкала һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде. 1 августтан Россия Бөекбритания... Читать дальше...

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда 7 августтан намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 7 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми... Читать дальше...

Министр спорта РТ в прямом эфире ответит на вопросы граждан республики

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Тема эфира: Приоритет - на здоровье. О развитии спорта в Татарстане. В процессе онлайн-трансляции Владимир Леонов расскажет, какие новые спортивные объекты появятся в городах республики.

В Нурлате пройдет операция «Тоннель»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В целях профилактики предотвращения дорожно-транспортных происшествий, выявлений грубых нарушений ПДД, в частности нарушений при перевозке детей-пассажиров и нарушений правил применения ремней безопасности 6 августа в Нурлате пройдет профилактическая операция «Тоннель».

Казанда күршеләре яна торган фатирдан хатын-кызны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төтен исен сизеп, күршеләре Казанда яна торган фатирдан хатын-кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 23.38 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Восстание урамындагы ике катлы йортның беренче катында фатир януы турында хәбәр алынган. 3нче янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре урында ачык ишектән төтен чыгуын күргән. Янгын... Читать дальше...

Способ стерилизации банок быстрым холодным способом

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Полным ходом идет сезон заготовок и перед каждой хозяйкой встаёт проблема стерилизации банок, согласитесь, ведь эта процедура не из лёгких (больше времени уходит на стерилизацию, чем на саму заготовку), и доставляет немало хлопот, а также отбирает драгоценное время, которого и так не хватает, иногда как подумаешь о стерилизации.., так охота консервировать сразу отпадает.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *