Бәйрут шәһәрендә шартлау булу сәбәпле, Татарстан мөфтие кайгы уртаклашуын белдерде
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендә шартлау булу сәбәпле, Татарстан Республикасы мөфтие кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дөньяда иң матур гарәп шәһәрләренең берсе Бәйрутта коточкыч шартлау булды, анда бик күп кеше үлде һәм имгәнде», — дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм аккаунтында. Ул үзеннән һәм республиканың барлык мөселманнары исеменнән Бәйрут халкына тирән кайгы уртаклашуын белдерде... Читать дальше...