Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә. Ике яклы пневмония диагнозы куелган 1929 елгы хатын-кызны Саба Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Ул берничә җитди хроник авырудан интеккән. Лаборатор тикшеренүләр вакытында аның организмында коронавирус булуы расланган. Казанда яшәүче 1960 елгы хатын-кызны яңа төрдәге SARS-CoV-2 коронавирусы нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония диагнозы булган. Читать дальше...