Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 31.08.2020

Түбән Камада бала карау ялындагы әниләр өчен курслар ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Түбән Камада  ишегалды клубы ачылды. Анда театр студиясе һәм декретта әниләр өчен бизнес-курслар оештырылган. «Луч» яшьләр клубы Студентлар урамы, 35 йортта урнашкан. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер микрорайонда яшәүчеләрнең заманча ишегалды клубында ял итү һәм үсеш мөмкинлеге барлыкка килде. 165 кв. метрдан артык мәйданда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар һәм 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен дәресләр үткәреләчәк. Клубта театр студиясе ачылачак... Читать дальше...

Зәй студентлары бөтенроссия квестының иң яхшы катнашучылары унлыгына кергән

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 31 август, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Зәй политехник көллиятенең «Эко-стайл» командасы WWFның «Другая планета» Бөтенроссия квестында иң яхшылар унлыгына кергән. Команда җиңүчеләр сыйфатында Тула өлкәсендә узган слетта катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 21 августта Тула өлкәсенең «Ясно поле» экопаркында урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Другая планета» Бөтенроссия экологик квестында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Зәйлеләр анда иң яхшы командалар арасында алтынчы урынны алды. Читать дальше...

Алабугада спорт мәйданчыгы, балалар бакчасы һәм музыка мәктәбе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы көнендә Алабугада берьюлы берничә объект ачылды.  Иң элек Э.Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбен ачтылар. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Шәһәр объектлары район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында ачылды. Берничә ел укытучылар һәм укучылар бинаны ремонтлауны көткән, һәм хәзер яңа уку елын алар яңартылган мәктәптә башлаячак. Читать дальше...

Зур Кукмарадан Сафиннар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 31 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Гатауллина). Зур Кукмарадан Рабига һәм Рифат Сафиннар 50 ел бергә гомер итә, алар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына үз имзаларын куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бүген Рабига һәм Рифат Сафиннар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Нәкъ 50 ел элек, 28 августта, аларның гаилә елъязмасы языла башлый. Аларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге... Читать дальше...

Чирмешән районында дүрт бертуган әниләре хөрмәтенә мәчет төзи

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Чирмешән районының  Урманасты Үтәмеш авылында дүрт бертуган Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар үз акчаларына мәчет төзи. Мәчетне әниләре хөрмәтенә Әкълимә дип атаганнар. Бу турыда «Наш Черемшан» газетасы яза. Якындагы көннәрдә мәчет манарасына ярымай куярга планлаштыралар. Алар мәчетнең эчке стеналарын ясаган, тәрәзә куйганнар.

"Милләт җыены" татар стратегиясен кабул итте. "Стратегия түгел бу, өндәмә"

Azatliq.org 

Татарстанда президент сайлау алдыннан татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Милли җәмәгатьчелек Рөстәм Миңнехановка мәдхия укыды, ә Миңнеханов делегатлардан Путинга рәхмәт әйттерде. Казанда узган "Милләт җыены"ның максаты нидән гыйбарәт?





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *