Ульяновскида балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу мәсьәләсе күтәрелгән
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Әниләр көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясендәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы V төбәкара татар хатын-кызлары форумы үткәргән. Форум кысаларында балалар бакчаларындагы милли төркемнәрнең эшчәнлеге яктыртылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде. «Ульяновск өлкәсендә телне, мәдәниятне саклау, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу буенча шактый бай тәҗрибә тупланды. Читать дальше...