Коткаручылар бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында Казансу елгасында иминлекне күзәтәчәк. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда йөздән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә. Читать дальше...