Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 11.01.2024

Путин йомырка бәяләренең артуына китергән хакимият хатасын атады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин йомыркаларга бәя арту белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, хакимиятләр бу төр продукциягә ихтыяҗның артуын вакытында исәпкә алмаган.

Читать дальше...

Amnesty International: Көньяк Африканың Израилгә каршы Һаага мәхкәмәсенә тапшырган дәгъвасы сивил фәләстин халкын якларга тиеш

Azatliq.org 

Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый, Израилне геноцидта гаепли, фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакыра, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өнди. Мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнварда үтәчәк.

Татарстан мөфтие Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 11 гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга җитә, Раҗәб ае башлана һәм Рәгаиб кичәсе керә. Аларның шулай бергә туры килүе безнең сөенечебезне арттырсын һәм елның иң шәрәфле, бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек мохитенә тизрәк алып керсен иде, ди Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгатендә.

Читать дальше...

Министерство юстиции Татарстана разъяснило правила размещения судебных публикаций в интернете

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Минюст РТ ответил на вопросы жителей Республики по вопросам публикации информации о решениях судов и об участниках судебного процесса в открытом доступе в интернете.

Калининград шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Калининград шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирергә тәкъдим итәләр. «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте тарафыннан Калининград шәһәре урамнарының берсенә танылган шагыйрь, кече лейтенант Фатих Кәрим исемен бирү тәкъдимен хуплаган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәрендә.

Читать дальше...



Февраль аеннан дәүләтнең кемнәргә түләүләрне арттырачагы билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

1 февральдән эшсезлек пособиесе ел саен индексацияләнә башлаячак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының Георгий Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец белдерде, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы якын арада йомырка бәяләренең төшүен көтә

Tatar-inform.tatar 

Якын арада сәүдә челтәрләрендә тавык йомыркасына бәяләр төшүе фаразлана. Аларның бәясе җитештерүчеләрдә соңгы ике атнада беренче категория буенча 2,5 процентка һәм икенче категория буенча 4,2 процентка кимегән. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Титов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте үзләрен имам дип таныштыручы мошенниклар турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә халыктан үзен мәчет имамы дип тәкъдим иткән һәм намуссыз ялган дини хезмәтләр күрсәткән затларга карата шикаятьләр килә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рамазан ае алдыннан Питрәч районы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Питрәчнең Яңа Шигали авылы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта «Алга» сайтында хәбрә ителә.

Читать дальше...

Зәй заводында шикәр кайнату сезоны төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

«Зәй шикәре» заводы агымдагы ел уңышыннан шикәр кайнату сезонын 30 декабрьдә төгәлләде. Завод бу сезонда барлыгы 725705 мең тонна татлы тамыр эшкәртте, шуның 226 мең тоннасы Зәй районы кырларыннан китерелгән. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаеш районы укучысы татар теленнән республика олимпиадасында иң яхшылар исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетында 2022/2023 уку елы өчен «WINKID» республика олимпиадасының иң яхшы катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды. Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова татар теле олимпиадасында иң көчле ун катнашучы исемлегенә керде. Бу турыда «Кама ягы» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *