Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 31.01.2024

Милли китапханәдә 4 хатын-кыз турында татар телендәге комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Киләсе шимбәдә, 3 февральдә, ТР Милли китапханәсендә татар телендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгы презентациясе узачак. Чарада авторлар китапны ничек әзерләгәннәрен сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда 150 дән артык мәдәни мирас объекты ремонтланган

Tatar-inform.tatar 

Казанда узган елда мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән дүрт бинага капиталь ремонт ясалды. Эшләр Ульянов-Ленин урамындагы 31нче, Большая Красная урамындагы 29а, Театр урамындагы 5нче йортларда тәмамланган.

Читать дальше...

Түбән Камада «татар» батальоны истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары була

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 31 гыйнварда, Түбән Камада 80нче аерым чаңгы батальоны батырлыгына багышланган чаңгы ярышлары Ачык кубогы узачак. Чара «Батыр» спорт комплексында оештырыла. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Хәйрияче Рөстәм Гатин ике баланы дәвалау өчен Лисичанскидан Чаллыга алып кайткан

Tatar-inform.tatar 

Чаллы эшмәкәре, хәйрияче Рөстәм Гатин Лисичанскидан чираттагы ялга кайтты. «Безнең балалар. Лисичанск-Яр Чаллы» проекты кысаларында аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәндәге банк офисы җитәкчесе «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона этабында җиңүче булган

Tatar-inform.tatar 

Әлки районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабында Чирмешәннән Диләрә Мәгъсумова «Һөнәрем – язмышым» бәйгесендә җиңүче дипломына лаек булган. Бу хакта Чирмешән муниципаль районы мәдәният йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әгерҗенең Салагыш Мәдәният йортындагы күргәзмә җирлек тормышына багышланган

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗе районы Салагыш авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Ленар Нургаянов һәм Әгерҗедән оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Салагышта аларны бай күргәзмә белән таныштырды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Зәй районы хәрбие махсус операциядәге батырлыгы өчен 8 медальгә лаек булган

Tatar-inform.tatar 

Зәй районы Сармашбаш авылы егете Николай «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә

Azatliq.org 

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *