Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 16.04.2024

Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 16 апрель көнне, Ялтада Советлар Союзы Герое, әлеге шәһәрнең Мактаулы гражданы Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Ростов-Донда татар милли конкурслары һәм уеннары үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Ростов-Дон шәһәрендә «Тын Дон чәчәкләре» өлкә инновацион мәйданчыгында тәрбияви-патриотик этномәдәни татар милли конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутаты Россиядә ни өчен кабат Гаилә елы узуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында ни өчен Россиядә яңадан Гаилә елы игълан ителүен аңлатты, ул 2008 елда узган иде.

Читать дальше...

Татарстанда махсус хәрби операция ветераны таныклыгын 800дән артык кешегә биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә Татарстанда махсус хәрби операция ветераны таныклыгын 800дән артык кешегә биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжында 27 милләт вәкиле укый

Tatar-inform.tatar 

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты колледжында «Мин, син, ул — бергә тату ил» исемле милләтләр дуслыгын данлаган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган чара үткәрелде.

Татарстанда сөт җитештерү күләме 8 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда быел 433 мең тонна сөт җитештерелгән, бу 2023 елга караганда, 8 процентка күбрәк. Сөт җитештерү күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында республика беренче урында тора. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Леонов Заһитова мәктәбенең стандарт булмаган проекты турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республикада Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе проекты турында сөйләде. Ведомство башлыгы аны стандарт булмаган дип атады - бу компактлы үзәк була, төзелеш вакытында олимпия чемпионкасының барлык таләпләре исәпкә алыначак.

Читать дальше...

«Татмедиа» делегациясе Равил Әхмәтшин белән очрашты һәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» АҖ делегациясе Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә, Татар мәдәни үзәгендә булды, шулай ук Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу хакта вәкаләтле вәкиллек сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...



«Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция инвалидлары торагын аларга җайлаштыра

Tatar-inform.tatar 

«Ватанны саклаучылар» фонды Татарстанда тиздән махсус хәрби операция инвалидлары ихтыяҗларына җайлаштырылган торакның үрнәген күрсәтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә «Ватан саклаучылар» фондының Татарстна буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

Читать дальше...

Хәрби комиссариат: Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә акча 10 көндә күчерелә

Tatar-inform.tatar 

Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, бер тапкыр түләнә торган акча 10 көн эчендә күчерелә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин сөйләде.

Читать дальше...

Яңа Мәскәүдә җирле халык үтенече белән "Әбү Бәкер" мәчетен җимергәннәр

Azatliq.org 

Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә  шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.

«Ватанны саклаучылар» фондында хәрбиләргә ярдәм итүләрен искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашу, психолог-терапевт һәм юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Быел KazanForum халыкара форумында 16 меңнән артык кеше катнашачак

Tatar-inform.tatar 

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форум 15 ел эчендә үзен Ислам илләре белән хезмәттәшлекнең ышанычлы мәйданчыгы буларак күрсәтте. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашуы планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Читать дальше...

Россиядә минималь оклад минималь хезмәт хакы белән тигезләшергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россиядә премияләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алмыйча, хезмәт хакының минималь ставкасын минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә билгеләргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасына бу закон проектын «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе кертте. РИА Новости документка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

«Халык контроле»нә хәзер диспансеризация узу сыйфаты турында хәбәр итәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

«Халык контроле» системасына сәламәтлек саклау һәм диспансеризация мәсьәләләре буенча яңа юнәлеш кертелде. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанлыларга 22 апрельдән 12 майга кадәр коры үлән һәм чүп яндыру тыелуын искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 22 апрельдән 12 майга кадәр гамәлгә кертеләчәк. Бу чорда төбәктә берничә чикләү гамәлдә булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының чикле лимитын арттырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының чикле лимитын төбәктәге торак бәясенең һәм беренче кертемнең 20 проценттан артмавын исәпкә алып арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясе утырышында әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

26 апрельдә Казан циркында «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль старт алачак

Tatar-inform.tatar 

Казан циркы нәкъ 10 көннән Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк. Оештыручылар раславынча, бу спектакльне Казан циркында милли программаны торгызуның беренче үрнәге дип карарга мөмкин.

Читать дальше...

Татарстанда тоткыннарны экстремист символиканы кабат күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына тарта башлаганнар

Azatliq.org 

Моңарчы тыелган татуировкалар өчен республикада тоткыннарга штраф кына салалар иде. Ә быел ел башыннан "наци атрибутикасын яки экстремист оешмалар символикасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү" турында дүрт җинаять эше ачылган. Бу тоткыннар Казандагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Чистайдагы колонияләрдән диелә.

Лилия Гыйбадуллина: Күңелгә тигән әйбер -балага татарча өстәмә белем бирү мөмкинчелеге юк

Tatar-inform.tatar 

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. Очрашуда катнашкан шагыйрә Лилия Гыйбадуллина үз фикерләрен җиткерде.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм гаиләләре «Халык контроле»ндә сорау бирә ала

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатларында «Халык контроле» сервисында яңа төр мөрәҗәгатьләр барлыкка килде. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары гуманитар ярдәм, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү чаралары һәм башка юнәлешләр турында сораулар бирергә мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская сөйләде. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *