Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 14.04.2024

Түбән Камада танылган рәссам Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәләре ачылды

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә берьюлы ике урында — Түбән Каманың Төзүчеләр урамында урнашкан үзәк музейда һәм Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеенда танылган рәссам, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәләре ачылды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

"Мондый авыруны төрмәдә тотарга ярамый". Көн аралаш гемодиализга йөртелүче Рөстәм Мөлековның хөкеме йомшартылмады

Azatliq.org 

37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә. Колония табиблары да азат итүне сорый. Ләкин хөкемдарлар нык тора.

Минзәлә педагогия көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре хәрбиләргә токмач әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Минзәлә педагогия көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерләде. Әзер продукцияне алар волонтерларга илтеп тапшырды. Бу хакта «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чистайның Ислам үзәгендә бишек җырларына багышланган кичә булды

Tatar-inform.tatar 

Чистайның Ислам үзәгендә Гаилә елы уңаеннан үткән «Әлли-бәлли, былбылым» кичәсе күңел кылларына кагылып, йөрәкләрдәге иң якты, җылы хисләр ташкынын кузгатты. Чарада өлкәннәр белән беррәттән студентлар, мәктәп укучылары катнашу аеруча сөендерде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттән якынча 200 егет армиягә китәчәк

Tatar-inform.tatar 

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чор дәвамында 200 гә якын әлмәтле армия сафларын тулыландырачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резеда Исмәгыйлева яза.

Читать дальше...

Якын Көнчыгышта хәл кискенләшү сәбәпле, Россия Тышкы эшләр министрлыгы тотнаклылыкка өнди

Tatar-inform.tatar 

Россияне Якын Көнчыгышта эскалациянең яңа этабы борчый. Ул конфликтта катнашучы якларны тотнаклылыкка чакыра. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгының Израиль территориясенә һөҗүм ясалу белән бәйле белдерүендә әйтелә.

Читать дальше...

Сургут татарларының «Сандугач» коллективы «Сабантуй» тамашасына чакыра

Tatar-inform.tatar 

18 апрельдә Сургут шәһәре «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының «Сабантуй» дип исемләнгән концерты узачак. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итә.

Читать дальше...



Түбән Новгород өлкәсендә Татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә 2024» бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

19 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач округы Кочко-Пожарки авылы мәдәният йортында традицион VII Өлкә актив татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә 2024» конкурсы узачак. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Киров өлкәсендә төбәкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале узган

Tatar-inform.tatar 

13 апрельдә Киров өлкәсе Кызыл Алан бистәсендә III Төбәкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Мәрҗани исемендәге фонд каршында Ислам сәнгате музее барлыкка килергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды каршында Ислам сәнгате музее барлыкка килергә мөмкин. Мондый объектны ачу теләге турында әлеге оешманың Президенты Рөстәм Сөләйманов «Мәскәү – Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде.

Читать дальше...

Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итү өчен Казаннан мобиль отряд китте

Tatar-inform.tatar 

Оренбургта су басу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтү өчен, бүген Казаннан ТР җыелма мобиль отряды китте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә АИ-95 бензины бәясе арзанайган

Tatar-inform.tatar 

Апрельнең беренче атнасында Татарстанда АИ-95 бензины бәясе 0,04 процентка яки литрына 3 тиенгә арзанайган. 8 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, ул 53,11 сум торган. Бу Татарстанстат белешмәләреннән күренә.

Читать дальше...

Волонтеры продолжают призывать нурлатцев принять участие в голосовании за формирование комфортной городской среды

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В эти выходные в центре города Нурлат волонтеры Нурлатского аграрного техникума продолжают работать на улицах города с информационной акцией.

Арчада Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш бәйгесе булды

Tatar-inform.tatar 

13 апрельдә «Арча» спорткомплексында Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш турниры булды. Ярышта 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре өмә үткәргән

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре оешма территориясендә өмә үткәргән. Бу хакта Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *