Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 01.04.2024

Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Халкыбыз мирасы» премьерасы аншлаг белән узды

Tatar-inform.tatar 

29-31 мартта Казанда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбыз мирасы» программасы премьерасы узды. Барлык концертлар да аншлаг белән үтте, дип хәбәр итә коллективның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Үзбәкстанның Бохара өлкәсе татарлары көлке көненә багышланган концерт оештырган

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстанда 31 мартта Бохара өлкәсе Татар-Башкорт милли-мәдәни үзәге көлке көненә багышланган концерт оештырган. Кичә 5 номерлы урта музыка һәм сәнгать мәктәбендә булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Екатеринбургта төбәкара «Урал сандугачы» татар җыры бәйгесендә Татарстан кызы җиңгән

Tatar-inform.tatar 

30-31 мартта Екатеринбургта XVII «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның төбәкара конкурсы узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Путин коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә газ тоташтырып бетерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

РФ Хөкүмәте «Газпром» һәм Россия төбәк хакимиятләре белән берлектә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә газ тоташтырып бетерүне тәэмин итәргә һәм бу хакта 15 июльгә кадәр хисап тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта РФ Президентының Федераль Җыенга мөрәҗәгатен гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлегендә әйтелә. Документ Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин «Мәскәү–Татарстан күпере» яшьләр форумында спикер була

Tatar-inform.tatar 

13 апрельдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында 14:30 сәгатьтә «Мәскәү–Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумы узачак.

Читать дальше...

Путин Татарстан педагогы һәм Энергоуниверситет коллективы казанышларын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин бүләкләү турында боерык имзалады. Билгеләп үтелгәннәр арасында татарстанлылар да бар. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Белгечләр 2024 ел 2023 елдан эссерәк булыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

2024 ел 2023 елдан эссерәк булырга мөмкин. Узган ел температура буенча рекордлы ел булган иде. Әмма термометрда югары «+» күрсәткечләре мәңгелек туңлык деградациясенә китерергә мөмкин. Бу Россия өчен инфраструктура кыенлыклары китереп чыгару ихтималы белән куркыныч, дип яза РБК.

Читать дальше...



Занзибар президенты мөфти Равил Гайнетдинне «Ел кешесе» премиясе белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Занзибар президенты Хөсәен Али Мвиньи Россия мөселманнары рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә Коръәнгә хезмәт итүе өчен «Ел кешесе» премиясен тапшырган. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыруны тәэмин итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) югары темпта арттыруны тәэмин итәргә кушты – 2030 елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш. Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Тубылда «Себер сандугачы» җырчылар бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

27 апрельдә Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Себер сандугачы» X өлкә ачык вокал бәйгесе узачак. Бу хакта Себер-татар мәдәнияте үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Галимә Айгөл Ганиева: Әмирхан Еники иҗатын чордашлары да үзләренә үрнәк итеп куя

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Ул Әмирхан Еники иҗатында әхлакый-фәлсәфи проблемалар турында сөйләде.

Читать дальше...

Idel.Реалии* мөхәррире СИЗОдагы шартларга зарланды: Анда ярты гасыр ремонт ясалмаган

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның Совет районы судында «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Кормашеваның тоткарлану срогын 2 айга озайттылар. Ул тикшерү изоляторында (СИЗО) 5 июньгә кадәр булачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Читать дальше...

Ринат Мөхәммәдиев Әмирхан Еники турында: Тыныч, искиткеч салмак, затлы бер шәхес иде

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре кандидаты, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галим язучы турында хатирәләре белән уртаклашты.

Читать дальше...

Нурлаттан «Хәрби туганлык» алгы сызыкка ике «УАЗ» автомобиле җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм Нурлаттан җибәрелде. Бу юлы ул ризыктан башлап техникага кадәр иң кирәкле әйберләрне үз эченә алды: солдатларга ике «УАЗ» машинасы тапшырдылар.

Читать дальше...

Камал театрының яңа бинасын 2024 ел азагына төзеп бетерергә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Кабан күле буена Камал театрының яңа бинасын салуны 2024 ел азагына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.

Читать дальше...

Шәймиев Фәннәр академиясе Археология институты 10 еллыгына бүләкләү тантанасы үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Фәннәр академиясе Археология институты өлкән фәнни хезмәткәре Евгений Казаков һәм Россия Фәннәр академиясе Археология институты директоры Николай Макаровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» өчен һәм «ТАССР оешуның 100 еллыгы» медальләре белән бүләкләде. ТР Фәннәр академиясе Археология институты хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шәймиев үзе «Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы» медален алды.

Читать дальше...

Появилась новая схема обмана: злоумышленники предлагают сдать налоговую декларацию по ссылке

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как это работает: Мошенники направляют на электронную почту письмо, в котором выдают себя за сотрудников налоговой службы и требуют предоставить декларацию на доходы — для этого надо перейти по ссылке.

Татарстан Рәисе администрациясендә яңа структур бүлекчә барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе администрациясендә яңа бүлекчә барлыкка килде. Бу хакта Указны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады – документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *