Idel.Реалии* мөхәррире СИЗОдагы шартларга зарланды: Анда ярты гасыр ремонт ясалмаган
Бүген Казанның Совет районы судында «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Кормашеваның тоткарлану срогын 2 айга озайттылар. Ул тикшерү изоляторында (СИЗО) 5 июньгә кадәр булачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.
«АКШ хөкүмәте аны кемгә дә булса алыштырырга мөмкин дип өметләнәме», дигән сорауга җавап итеп Кормашева бу хакта уйламавы турында әйтә.
Ул шулай ук тикшерү изоляторындагы (СИЗО) шартлар турында сөйләде. «Шартлар кырыс, монда тулы изоляция. Мин үземне яхшы хис итмим. Кайбер авыруларым азды. Көнкүреш шартлары бик начар. Сәламәтлегемне карау мөмкинлеге юк. Миңа минималь медицина ярдәме күрсәтелде. Мин биш квадрат метрлы камерада. Кайнар су юк, ә бәдрәф урынына – идәндәге тишек», – диде Idel.Реалии* мөхәррире.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Искәртик, Кормашеваны Россия Федерациясенең Чит ил агентлары турындагы законнарында каралган бурычларны үтәүдән баш тартуда һәм Россиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыюда гаепләү буенча тоткарладылар.
Ул РФ Хәрби эшчәнлеге өлкәсендә максатчан мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырган. Алар, чит ил чыганакларына барып эләккән очракта, Россия Федерациясе иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, тикшерү версиясе буенча, Алсу Кормашева АКШ гражданлыгына ия була һәм 1998 елдан Чехиядә даими нигездә яши. Бу фактны ул үзенең Россиядәге тирәлегеннән яшерә, шулай ук Россиядә Миграция мәсьәләләре буенча хезмәткә документлар тапшырмый. Кормашеваның ире – Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданы, Чехиядә яши. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Кормашева белән шәхси хат алышу барышында һәм аның үтенече буенча, Россиягә каршы һәм махсус операцияне тәныйтләүче китап нөсхәсен Павел АКШ конгрессындагы арадашчы аша АКШ президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган.
- * чит ил агенты функцияләрен башкаручы чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары реестрына кертелгән