Рөстәм Миңнеханов Татарстан энергетика форумын ачты
Бүген республика башкаласында, «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Без апрель аенда традицион рәвештә форум үткәрәбез, анда Россиянең энергетика бергәлеге һәм кайбер чит илләрнең вәкилләре энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруда аеруча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыша», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул форумның энергияне нәтиҗәле куллана торган технологияләрне тәкъдим итү һәм үзара фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтүен билгеләп үтте.
«Татарстан өчен энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү – өстенлекле бурычларның берсе. Республикада яңа технологияләр хисабына җитештерүне яңарту эшләре алып барыла, газны куллану буенча проектлар гамәлгә ашырыла», - дип өстәде Миңнеханов.
Ул шулай ук үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә алмашуның дусларча элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.
«Форум мәйданчыгы ике якка да файдалы хезмәттәшлек һәм яңа элемтәләр булдыру өчен нәтиҗәле алым булыр дип өметләнәм. Барыгызга да кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эш телим», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.
Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2024) 2024 елның 3-5 апрелендә уза. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев элегрәк хәбәр иткәнчә, анда Россиянең 16 төбәге, шулай ук Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстан вәкилләре катнашырга теләк белдергән. Форум кысаларында энергокомпанияләр һәм югары уку йортлары катнашында энергетика нәтиҗәлелеген тәэмин итү, җылылык-энергетика комплексын, түбән углерод энергетикасын, ягулыкның альтернатив төрләрен үстерү, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.