Әлки районында Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән ифтарлар уздыру дәвам итә
Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Әлки район ыавылларында бер-бер артлы ифтарлар оештырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Башта ул Чуаш Кичүендә узган иде. 2 апрельдә исә Чиябашта ифтар мәҗлесе утте. Мәчетнең зур залына ике яклап озын өстәлләр урнаштырылган, ә уртада иркен итеп намаз укырга урын калдырылган иде. Биредә Чиябаштан тыш, Юхмачы, Югары һәм Түбән Әлморза, Апак, Мулланур Вахитов авылларыннан да ир-атлар чакырылды.
Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды. Ул җыелган халык белән дога кылгач, беренче итеп сүзне район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка бирде.
«Бүген без Фоат Вәли улы исеменнән үткәрелә торган ифтарга җыелдык. Якташыбыз һәр елны районның төрле авылларында шулай күмәк авыз ачтырулар оештыра. Аңа бу изге эшләре өчен барыбыз исеменнән дә олуг рәхмәтләрне ирештерәм», - диде.
«Безнең чакыруларны кабул итеп, ифтарга килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт. Бик тыныч булмаган заманда яшибез. Россиянең дошманнары, безнең көчле ил булуыбыздан куркып, төрле терактлар оештыра. Тиздән тыныч тормышлар килер. Безнең иминлек сагында булган яудагы улларыбыз җиңүләр белән әйләнеп кайтырлар», – диде Фоат Вәлиев.