Татарстаннан һәм Архангельск өлкәсеннән хатын-кыз депутатлар хезмәттәшлек турында килеште
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе хатын-кыз депутатлар палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе 2009 елда оеша. Башта анда катнашучылар ятим балаларның проблемаларын хәл итү өчен берләшә. Хәзер аның составына 16 хатын-кыз депутат керә, алар социаль ярдәм, аналар һәм балаларны, гаилә институтын һәм никахны яклау, яшьләр сәясәте, мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кураторлык итә.
Архангельскиның хатын-кыз депутатлар палатасы быелның сентябрендә ун еллыгын билгели. Аның катнашында «Семья Поморья», «Женский диалог» кебек төбәк проектлары тормышка ашырыла. Бу проектлар хатын-кызларга консультация һәм белем бирүдә ярдәм күрсәтә. Шулай ук «Мечты сбываются» һәм «Территория детства» балалар проектлары да бар.
Дәүләт Думасы депутаты, гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы Татьяна Ларионова Россиянең төрле төбәкләрендәге хатын-кызларның бу ике берләшмәсен «игезәк апа-сеңел» дип атады.
«Без бер дулкында эшлибез», – диде ул.
Гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина ике субъект депутатларының «дус» булуын, бер-берсеннән иң яхшы практикаларны һәм проектларны үзләштерүләрен теләвен әйтте.
Архангельск өлкәсенең хатын-кыз депутатлары палатасы әгъзалары өч көнлек эш сәфәре белән Татарстанга килде. Бүген кунаклар «Адымнар» полилингваль комплексында һәм «Казан» Гаилә үзәгендә булды. Шулай ук Лаеш районындагы социаль объектларга бару да планлаштырылган.