Казан урамнарында һәм паркларында БРИКС саммитына әзерлек башланды
Казанда БРИКС саммитына әзерлек тулы көченә алып барыла. Ремонт эшләре шул исәптән урамнарда һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә башланды.
Бауман үзәк җәяүлеләр урамында брусчатка алыштыралар. Элегрәк шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында сөйләүләренчә, ремонт эшләре июнь аена тәмамлана. Астрономия урамыннан Татарстан Фәннәр академиясенә кадәр участокта шулай ук баганаларны, яктыртуны һәм яңгыр сулары агып төшә торган җайланмаларны алыштыралар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Кремль» метро станциясендә яңарту эшләре башланды - монда эшчеләр вестибюльнең терәүгә куелган диварларын ремонтлыйлар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Моннан тыш, Меңьеллык паркында эшләр башланган. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәгълүматлары буенча, ремонтланган территориянең мәйданы 52 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Тротуар һәм борт ташының гранит плитәләрен, автомат рәвештә су сиптерү, фонтан һәм яктырту системаларын яңарту планлаштырыла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фотода күренгәнчә, тимер койманы сүтү эшләре башкарылган инде. Проект буенча, аны үсеп утыручы агачлардан «койма» белән алмаштырырга планлаштыралар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Искәртик, Казанда БРИКС саммита агымдагы елның 22-24 октябрендә була.