Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән
Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән. Бу авылдан ун кеше махсус операциядә катнаша.
«Өй токмачын бөтен кеше дә яратадыр дип уйлыйм. Без дөньяда тынычлык булуын телибез. Бүген хәрбиләргә ярдәм итәр өчен, алар шушы милли ризыклар аша туганнарының җылысын һәм кайгыртуын тойсын өчен җыелдык. Аларны әниләре, хатыннары һәм балалары көтә. Аларның кайтуыy бөтен авыл халкы көтә. Без һәрвакыт азык-төлек, кием-салым, медицина препаратлары җыеп җибәрәбез», – дип сөйләде бу чараны оештырган Луиза Шакирова.
Фото: © Индира Сәйфуллина
Токмач кисү өмәсендә иң актив осталар: Илүзә Сәмигуллина, зөлфия хөсәенова, Нурзия нургалиева, Ләйсән Галимҗанова, Ләйсән Нигмаева, Ләйлә Гыйләҗиева, Гөлнур Хәмидуллина, Гөлназ Талипова, Рузилә Фәррахова, Ләйлә Хисмәтуллина, Лилия Хәлфетдинова һәм Ләйсән Хәлфетдинова катнашкан.
«Без читтә кала алмыйбыз. Хәрбиләребез чын өй токмачыннан пешкән тәмле ашка сөенсен. Токмач кисү идеясен Мәдәният йорты хезмәткәрләре әйтте, ә без моны хуплап алдык», – дип сөйләде Ләйсән Нигмаева.
Оештыручылар сүзләренчә, чарада катнашучылар 100 йомыркага токмач басып кискән.
Фото: © Индира Сәйфуллина
«Күңел биреп һәм изге нияттән эшләсәң, эш тиз һәм җиңел эшләнә. Остабикәләр нибары берничә сәгать эчендә бу эшне башкарып чыкты. Кайбер авылдашларыбыз инде әзер, киселгән токмач та алып килде. Шуларның берсе – Зәримә Нуретдинова», – дип сөйләде Луиза Шакирова.
Бу ризыклар чираттагы ярдәм партиясендә алгы сафка җибәреләчәк.