Төмән мөселманнары махсус операциягә гуманитар йөк җибәргән
Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков хәер-фатыйхасы белән махсус операция зонасына мөселман хәрбиләр өчен гуманитар йөк әзерләп җибәрелгән. Бу инициативаны Төмән шәһәренең хатын-кызлар дини оешмалары белдергән, дип яза Россия мөселманнары Диния нәзарәте.
Хәйрия акциясен оештыручылар әйткәнчә, хәрби хәрәкәтләр зонасында Төмән мөселманнары бик күп, алар Рамазан аенда ураза да тота.
Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков сүзләренчә, андагы хәрби командование хәрбиләрнең дини хисләренә аңлап карый. Мәсәлән, алтынчы танк полкындагы Төмән хәрбиләре махсус блиндажда кыр мәчете оештырган. Узган ел Төмән өлкәсе мөселманнары Дини идарәсе аларга дини әдәбият һәм фронт мәчете өчен кирәк-ярак биргән. Төмәннең хатын-кыз мөселман берләшмәләре әзерләнгән чираттагы гуманитар йөк нәкъ шушы урынга җибәрелгән.
Посылкалардагы азык-төлек җыелмаларында хәләл тушенкалар, хөрмә җимешләре, Зәм-Зәм суы, ат колбасасы һәм Төмәндә җитештерелгән кондитер ризыклары бар.
Оештыручылар сүзләренчә, гуманитар йөк якташларының теләкләрен исәпкә алып ясалган. Алар фикеренчә, диндәшләренең мондый игътибары сугышчыларның хәрби рухын ныгытырга ярдәм итәчәк.
Гуманитар йөктәге барлык продукция Тубыл шәһәр Думасы депутаты Эдуард Мәхмүтов, шулай ук «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасының Тубыл шәһәре бүлекчәсе катнашында сатып алынган. Гуманитар акциягә Төмән өлкәсенең Казан һәм Вагай районнары мөселманнары да сизелерлек өлеш керткән. Гуманитар йөкнең бер партиясе «Чик буе ветераннары» иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов) ярдәме белән җибәрелгән.
Оештыручылар изге Рамазан аенда оештырылган акциядә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерә, хәйриячеләргә бәхет һәм муллык, ә алгы сафтагы хәрбиләргә җиңү тели, диелә хәбәрдә.