KazanForum 2024 икътисади форумында сәясәттә хатын-кызның роле турында сөйләшәчәкләр
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV Халыкара икътисади форумында «Хатын-кыз карашы» трегы үз мәйданчыгына дөньяның 80гә якын иленнән танылган чит ил спикерларын җыячак.
Тректа БРИКС илләре Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), Африка Хатын-кызлары ассоциациясе президенты, Афанлум шәһәре мэры Мейанге Эпсе Ноа Мари Анжель (Камерун), Kanzi Raghda Taryam брендына (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) нигез салучы һәм аның креатив директоры, Samira Maatouk Samira Maatouk йорты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - Ливан) хуҗасы һәм рәисе һ.б. катнашырга ниятли.
Экспертлар өч көн дәвамында, 17-18 майда, «Хатын-кызның сәясәттәге роле», «Традицион рухи гаилә кыйммәтләре – икътисадны үстерү ресурсы», «Уңыш тарихы: шәхси тәҗрибә», «Ислам модасы: милли мотивлар һәм аксессуарлар», «Хатын-кыз сәламәт җәмгыять өчен: алдынгы идеяләр, проектлар, технологияләр, берләштерүче илләр» кебек темалар хакында фикер алышачак. Трекны оештыруда Евразия хатын-кызлар форумы, Россия Хатын-кызлар берлеге, Татарстан Дәүләт Советындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.
Шулай ук форум кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» конференциясе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы, «Russia Halal Expo 2024» Халыкара инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе, Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе була.
KazanForum 2024 икътисади форумы 14-19 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтә. Анда катнашу өчен чараның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә KazanForum ел саен ТР башкаласында узачак.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, форумда 80нән артык илнең вәкилләре катнашырга теләк белдергән.