Мәскәүдә Мемориаль мәчет янындагы мәйданда Ураза бәйрәме уңаеннан тантана узачак
13-14 апрельдә Мәскәүдә Мемориаль мәчет янындагы мәйданда Ураза бәйрәменә багышланган масштаблы вакыйга - WANDI Bazar Eid Festival дигән чара узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект WANDI Group һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Рамазан чатыры» кысаларында оештырыла. Оештыручылар кунакларга зур тантана вәгъдә итә, анда һәркем Ураза бәйрәменең шатлыклы атмосферасы белән ләззәтләнә алачак. Фестиваль мөселманнарга гына түгел, киң аудиториягә адресланган. WANDI Bazar Eid Festival чарасында 7 илдән һәм Россиянең 20 шәһәреннән килгән вәкилләрнең катнашуы көтелә. Аның мәйданчыгы берничә тематик зонага бүленәчәк.
Маркет зонасында Палестина, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Ливан, Әфганстан, Төркия, Оман һәм Россия төбәкләреннән 60ка якын кызыклы бренд үз продукциясен тәкъдим итәргә ниятли. Кунакларны кием-салым, косметика һәм аксессуарларның лимиты билгеләнгән бәйрәм коллекцияләре, махсус тәкъдимнәр, бүләкләрнең идеяләре һәм әзер бүләк җыелмалары, дизайнер открыткалары, сәнгать әйберләре һ.б. көтә.
Фуд-корт зонасында кунаклар төрле халыкларның үзенчәлекле ризыкларын татып карый алачак. WANDI Bazar Eid Festival беренче тапкыр 2023 елда узды, анда 30 меңнән артык кунак җыелды һәм ул башкаланың мәдәни тормышында тарихи вакыйгага әверелде. Әлеге фестиваль Россиянең ике зур проектын берләштерә һәм оештыручылар әйтүенчә, ул традицион чара булырга лаеклы.