Барселонада Пиреней Татар-башкорт ассоциациясе Нәүрүзне Дуслык пылавы белән билгеләп үтте
Барселонаның Trinitat Vella паркында Пиреней ярымутравындагы төрки халыклар Татар-башкорт ассоциациясе мөселманча Яңа ел – Нәүрүз бәйрәмен язгы дуслык пылавы белән билгеләп үтте.
«Без хәзерге вакытта Испаниядә яшәүче руслар, испаннар, үзбәкләр, казахлар, калмыклар, дагыстанлылар, кабардаларны да безнең белән бергә Нәүрүзне билгеләп үтәргә чакырдык. Чөнки Нәүрүз – төрки халыкларда астрономик кояш календаре буенча Яңа ел һәм яз килүен аңлаткан борынгы бәйрәмнәрнең берсе, пылау исә элеккеге СССР территориясендәге күп кенә халыкларга таныш һәм алар аны ярата. Аны чын үзбәк казанында безнең ассоциация әгъзасы Шамил әзерләде. Бәйрәм табынына бүтән милли ризыкларны исә кунакларыбыз пешерде», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Пиреней ярымутравындагы төрки халыклар Татар-башкорт ассоциациясен гамәлгә куючы һәм аның президенты Айсинә Әхмәдиева.
Фото: © Айсинә Әхмәдиева тарафыннан тәкъдим ителде
Ассоциация җитәкчесе Рәмзия Сәеткулова белән бергә алар кунакларны Нәүрүз һәм пылауның тарихы белән таныштырды, халыклар мәдәниятендә аларның әһәмияте хакында сөйләде. Моннан тыш, Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре бәйрәм уңаеннан туган төбәкләренең күптөрле традицияләре һәм мәдәнияте тәкъдим ителгән зур булмаган экспозиция әзерләгән иде.
Башкортстанның Сибай, Белорет һәм Учалы шәһәрләренең катнашучыларын берләштергән «Аккоштар» иҗат коллективы кунакларның кәефен күтәрде. Сүз уңаеннан, милли киемле артистлар Испаниянең Севилья, Матаро, Льорет-де-Мар, Калейя, Барселона шәһәрләрендәге төрле чараларда инде бер генә тапкыр чыгыш ясамый. Нәүрүз бәйрәме биюләр, такмак әйтү һәм уеннар белән үрелеп барды.
Фото: © Айсинә Әхмәдиева тарафыннан тәкъдим ителде
Айсинә Әхмәдиева ачыклык керткәнчә, чара Татарстанның Биектау районы хакимияте башлыгы Равил Хисаметдинов, меценатлар Павел Звездин һәм Айрат Хәйруллин ярдәмендә оештырылган.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Пиреней ярымутравындагы төрки халыклар Татар-башкорт ассоциациясе Испаниядә 2021 елның язында теркәлгән. Ә 2023 елның язында Льорет-де-Мар шәһәре мэры Хаум Дульсат Родригес оешманы Revetlla de la Capital de la Cultura Мәдәни башкала фестивалендә катнашырга чакырган.