Түбән Новгород өлкәсендә Татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә 2024» бәйгесе була
19 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач округы Кочко-Пожарки авылы мәдәният йортында традицион VII Өлкә актив татар хатын-кызлары җыены һәм «Нижгарбикә 2024» конкурсы узачак. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Узган җомгада Кочко-Пожарки авылы мәдәният йортында оештыру комитеты утырышы узды. Анда Сергач округы башлыгы урынбасары И.Б. Курасова, Сергач округы татар авылларыннан депутат И.Т. Шәрипов һәм оештыручылар катнашты, диелә хәбәрдә.
Утырышта иң мөһим мәсьәләләр, шул исәптән туклану, иҗади номерлар, Җыенда Татарстан Республикасы вәкилләренең катнашуы һәм иң актив хатын-кызларга бүләкләр, 6 катнашучы һәм «Нижгарбикә 2024» өчен призлар турында фикер алышканнар.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Татарлар тупланып яшәгән 4 район, Дзержинск шәһәре һәм Түбән Новгородтан катнашучы 28-46 яшьтәге 7 конкурсант ныклап әзерләнә. Хатын-кызлар җыенына делегацияләр формалаштырыла. Бүләкләүгә исемлекләр һәм Кочко-Пожарки авылы балалар бакчасыннан балаларны милли традицияләр буенча тәрбияләү турында презентация әзерләнә.
Чарадан соң, 20 апрельдә, Мулино госпиталенә бару планлаштырыла. Конкурсантлар үз куллары белән пешергән һәм әзерләгән һәрнәрсә яраланган хәрбиләргә тапшырылачак. Моннан тыш, башка төрле күчтәнәчләр, дарулар да алып барылачак, диелгән хәбәрдә.