Ларионова татарстанлыларны «Гаилә» илкүләм проекты буенча теләкләрен белдерергә чакырды
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «ТатарстанОнлайн» туры эфиры вакытында республика халкын «Гаилә» илкүләм проекты буенча үз теләкләрен белдерергә чакырды. Проект турында быел февраль аенда РФ Президенты Владимир Путин игълан итте.
«Юллама вакытында Владимир Владимирович «Гаилә» дигән тирән исемле проект гамәлгә ашырылачагы турында игълан итте. Бу илкүләм проектның нәрсә белән тулыланган булачагы нәкъ менә хәзер формалаша. Әгәр сездә ниндидер тәкъдимнәр, карашлар, позиция булса – бу Дәүләт Думасы депутаты буларак миңа барлык мәсьәләләрне күз уңына алыр өчен бик яхшы ярдәм булачак», – диде программа кунагы.
Депутат татарстанлыларның теләкләрен коллегаларына җиткерергә вәгъдә итте.
Илкүләм проектлар Россиядә ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 10нан артык юнәлешен үз эченә ала. 29 февральдә, Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» яңа илкүләм проектларын игълан итте.