Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында лифт җиһазлары производствосын эшләтеп җибәрде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында «Татлифт» заводын ачу тантанасында катнашты. Лифт җиһазлары производствосы «Яшел Үзән» сәнәгать паркы мәйданчыгында эшли башлый. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компаниянең генераль директоры Гөлшат Заһидуллина Рөстәм Миңнехановны проект белән таныштырды. Татарстан Рәисе җитештерү мәйданнарын карады, эшләп чыгарыла торган продукция линейкасын һәм лифт җиһазлары үрнәкләрен бәяләде.

Ул билгеләп үткәнчә, бу завод ачылуның мөһимлеген бәяләве катлаулы, монда тулысынча үзебезнең ил җиһазлары җитештереләчәк.

«Бүген бездә бик күңелле вакыйга. Без Татарстан лифтлары производствосын эшләтеп җибәрәбез. 2020 елда без бу проектны карадык, һәм бүген ул биредә тәкъдим ителде. Продукция эшләп чыгару буенча зур планнар бар, бу тизйөрешле лифтларга да, башка модельләргә дә кагыла. Барысы да килеп чыгачагына шигем юк. Хәерле юл!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев яңа производствоны районның горурлыгы дип атады. Бу продукциягә ихтыяҗ бар, шуңа күрә заводны алга таба үстерү планнары да әзер.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *