Миңнеханов һәм Фальков Татарстанда югары белем бирүне үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу бүген Казанда ачылган Россия венчур форумында узды. Әңгәмәдә катнашучылар хезмәттәшлек мәсьәләләренә, шул исәптән региональ дәрәҗәдә югары белем бирү системасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталдылар. Моннан тыш, Миңнеханов һәм Фальков республикада мәгариф проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
ТР Рәисе әңгәмәдәшенә Россия венчур форумы чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.