Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Чаллыда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чара булды

0
Чаллыда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чара булды

Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы шагыйрьнең һәйкәле янында узды. Бирегә кечесеннән алып олысына кадәр милли җанлы, шигырь сөюче шәһәрлеләр җыелды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.

Иң беренче булып 14нче китапханәдән Алмазия Шәехова һәм Алсу Гыйбадуллина килде. Алар Габдулла Тукайның 30га якын китабыннан, шулай ук Чаллы язучыларының китапларыннан күргәзмә әзерләде. «Ел да бирегә күргәзмә белән киләбез. Башыннан алып ахырына кадәр без монда. Ни гаҗәптер, нәкъ 26 апрель көнне гел суык була. Табигать тә Тукаебызның сынаулы тормышын шулай искәртә кебек», - ди китапханәчеләр.

Көндезге 12дән алып ике сәгать дәвамында һәйкәл каршында мәктәп укучылары өчен ирекле микрофон эшләде.«Быел да шәһәрнең 40тан артык мәктәбеннән йөзгә якын шигырь укучы катнашты», - ди «Эврика» мәдәният үзәге оештыручылары. И. Маннанов исемендәге кадетлар мәктәбеннән 1 сыйныф укучылары катнашты.

«Тукайның туган көненә ел да зурлап әзерләнәбез. Башта мәктәптә матур чаралар уза. Аннары монда чыгабыз. Шигырьләрне балалар яратып укый. Быел беренче сыйныфның 4 укучысы белән катнашабыз. Бәйрәмгә хәтта әти-әниләре белән килгән укучыларыбыз бар», - ди директор урынбасары Маһинур Сафина һәм татар теле укытучысы Эльвира Гыйбадуллина.

Бәйрәмдә ике телдә язылган «Туган тел шигыре» буклетлары да тараттылар. «Тукай шигырьләре яттан» акциясе кысаларында аларны «Орион» яшьләр үзәге активистлары өләшә. «100ләп буклет тараттык», - ди оештыручы Хәмидә Хафизова.

Балалар чыгышыннан соң әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куеп, Габдулла Тукай исемендәге шәһәркүләм мактаулы бүләккә лаек булучыларга дипломнар һәм мэр бүләкләре тапшырдылар.

«Әдәбият» номинациясендә язучы, шагыйрә, «Мәйдан» журналының шигърият бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйбадуллина җиңү яулады. «Сынлы сәнгать» номинациясендә рәссам Лилия Сафина, «Театр сәнгате»ндә - «Изумрудная сказка» мюзиклы өчен проект җитәкчесе Елена Альвианова һәм «Музыка һәм башкару сәнгате» номинациясендә «Кампанелла» укытучылар ансамбле бүләкләнде.

Ахырдан Тукай һәйкәле каршына Чаллы язучылары чыкты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин шигърият бәйрәме белән котлады. Килгән кунакларга һәм 14 шагыйрьне тәкъдим итеп сүз тапшырды. Алар үзләренең дә, Тукайның да шигырьләрен яттан сөйләде.

Бәйрәмдә олпат язучы Данис Хәйруллин да катнашты. Аның шигырьләрен тормыш иптәше Фатыйма ханым укыды. Данис абый чараларда сирәк күренсә дә, Тукайның туган көнен бер дә калдырганы юк.

2023 елның «Ел язучысы» Марс Ягудин Бөек шагыйрьнең әле сүзләрен искә алып китте: Без тынычта аттан артык эшлибез, без сугышта юлбарыстан көчлебез. Искәртергә кирәк, Марс әфәнде «Ел язучысы» исеменә соңгы елда чыккан 7 китабы өчен лаек дип табылды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *