Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Татарстан хәрби комиссариаты: Армиядә булмасаң да контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин

0

Элек армиядә хезмәт итмәгән булсагыз да, контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР хәрби комиссариатында.

«Әйе, элек хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәтне үтмәгән гражданнар, РФ Саклану министрлыгы тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга карата куелган барлык критерийларга туры килү шарты белән, контракт буенча хәрби хезмәткә керергә хокуклы», – дип аңлатты Казандагы контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Ул контракт буенча хәрби хезмәткә керер өчен, гражданнар Татарстанның теләсә кайсы хәрби комиссариатына яки Казандагы сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итә ала, дип искәртте.

Теләге булган кеше хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына бара, гаризаны онлайн рәвештә Россия Саклану министрлыгы сайтында шәхси кабинеты аша тутыра, гариза бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалана яки мәгълүмат алу өчен 8(843)221-44-52 номеры буенча шалтырата ала.

«Гариза теркәлгәннән соң, әңгәмә һәм сайлау өчен сезнең белән элемтәгә керәчәкләр. Хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына барганда үзең белән паспорт, хәрби билет һәм белем турында диплом алырга кирәк булачак», – дип сөйләде Егор Горячев.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *