Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Быел Алабуга районында чәчү мәйданы 40 мең гектардан артык тәшкил итә

0

«Россельхозцентр»ның республика филиалы белгечләре үткәргән көзге культураларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, Алабуга районында барлык чәчүлекләрнең яхшы кышлавы ачыкланды. Бу хакта атна саен уздырыла торган киңәшмәдә Алабуга районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итте. Гомумән алганда, быел районда чәчү мәйданы 5 мең гектарга артачак, дип яза «Алабуга нуры» газетасы

Район аграрийлары язгы кыр кампаниясен барлык агротехник чаралар комплексын үтәп, оптималь срокларда үткәрергә омтыла, дип хәбәр итте Александр Косов.

Агымдагы елда чәчү мәйданы 40 мең гектардан артык тәшкил итәчәк, бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен 18 661 гектар, майлы культуралар өчен 5 251 гектар бүлеп биреләчәк, бу узган елгыдан 2 мең гектарга күбрәк. Шулай ук 15,5 мең гектардан артык азык культуралары чәчү планлаштырыла. Бәрәңге һәм яшелчәләр утырту өчен 563 гектар чәчү мәйданы бүлеп бирү каралган.

Көз көне «Аммоний Агротехнологии» компаниясе көзге чәчүлекләр өчен тагын 3 мең гектар җир кертергә планлаштыра.

Бүгенге көндә район хуҗалыклары 7130 тонна минераль ашлама сатып алган: чәчүлекләрнең һәр гектарына 81 килограмм актив матдә туры килә. Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 72,9 килограмм тәшкил итә.

Иң күп минераль ашламалар «Мир» җәмгыятендә тупланган — 157,4 килограмм актив матдә, «Нократ таңнары» ҖЧҖдә бу күрсәткеч 134,9 килограмм, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 104,3, «Аммоний АгроТехнологии» җәмгыятендә —95,5 килограмм.

Орлык белән тәэмин ителеш планга карата 104 процент яки 5748 тонна тәшкил итә. Моннан тыш, хуҗалыклар 200 тонна бөртекле орлык, 7 тонна люцерна, 34 чәчү берәмлеге күләмендә кукуруз һәм 351 чәчү берәмлеге күләмендә көнбагыш сатып алган инде.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге мөмкин булган 50 баллдан 50 баллга бәяләнде. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы — тракторлар, чәчкечләр, культиваторлар, чәчү комплекслары — язгы кыр эшләрен башкаруга әзер, һәм бүгенге көндә басуда, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *