Минзәлә районында өч үсмер һәлак булган урында төшерелгән видео чыкты
Татарстан прокуратурасы өч бала һәлак булган урыннан видео урнаштырды.
Фаҗига узган кич Минзәлә районында булды. Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасында «Тойота» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз өч баланы бәрдерә.
Балалар шунда ук һәлак булган. Күзәтчелек ведомствосы фаҗига сәбәпләрен тикшерү оештырды.