Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Пензада «Яңа йолдыз» төбәк балалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

27 апрельдә Пензада гаилә елына багышланган «Яңа Йолдыз-2024» II төбәк балалар иҗат һәм талант конкурсы финалы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Финалда Югары Әләзән, Урта Әләзән, Түбән Әләзән, Индерка, Засечное, Усть-Уза, Кабылкин, Решетино, Олы Труев һәм Татар Кынадысы авылларыннан иң талантлы һәм сөйкемле кызлар һәм иң кыю, лаеклы малайлар катнашкан.

Чара башында Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров чыгыш ясаган. Ул катнашучыларның әти-әниләренә, әби-бабайларына шундый талантлы балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдергән.

5-7 яшь категориясендә Татар Кынадысы авылы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Рәсүл Частабаев һәм муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Искорка» балалар бакчасыннан Эльвина Әбләева җиңүчеләр булган.

10-12 яшь категориясендә Югары Әләзән авылы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Раил Адикаев һәм Олы Труев авылы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әмирә Абсәләмова җиңү яулаган.

Конкурсны оештыручы – Пенза өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытылучы мәгариф учреждениеләре директорлары ассоциациясе, «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы каршындагы «Ак калфак» төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе».











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *