Мамадыш районында чишмәләр төзекләндерелә
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында чишмәләрне һәм тирә-юньне төзекләндерәләр. Аерым алганда, Катмыш авыл җирлеге чишмәләренә бай. Соңгы елларда аларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Быел Мамадыш чишмәләре үзара салым программасы ярдәмендә яңа төс алачак. Баскан авылында дүрт чишмә ремонтланган инде, быел чиратта бишенчесе. Якын киләчәктә Акъяр белән Чунник чишмәләрен яңартачаклар. Моннан тыш, быел үзара салым акчасына Урам чишмәсе төзекләндереләчәк. Читать дальше...