Марат Җәббаров: Татарстанда урып-җыю кампаниясе катлаулырак чорга күчте
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 3,3 млн тонна ашлык суктырылган. Урып-җыю кампаниясе икенче, катлаулырак фазага күчте. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Урып-җыю капманиясенең беренче яртысы оешкан төстә уза. Татарстанда 838 мең гектар мәйданда ашлык җыелган, бу 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда 206 мең гектарга күбрәк. Читать дальше...