Татарстан районнарында дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 ел ахырына кадәр дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк. Эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты буенча алып барыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа объектлар төзү турындагы карарны Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты кабул итте. Әйтик, 2021 елда виртуаль концерт заллары Әлмәттә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе базасында, шулай ук Чаллыда «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршында барлыкка киләчәк. Читать дальше...