Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Декабрь
2021

Новости за 20.12.2021

Русия иминлек гарантияләре турында АКШтан ашыгыч җавап таләп итә

Azatliq.org 

"Безгә бу ашыгыч кирәк, чөнки вазгыять бик авыр, алга таба катлауланырга мөмкин. Шуңа күрә без әкрен кыймылдый алмыйбыз, без бу сөйләшүләргә шундук керешергә әзер", дигән Русия тышкы эшләр министры урынбасары.

Песков: Русиядә сәяси эзәрлекләүләр юк

Azatliq.org 

Зеленский Русиядә сәяси карашлары өчен эзәрлекләнүчеләргә Украина ватандашлыгын алуны җиңеләйтә торган канун имзалады, Песков исә Русиядә сәяси эзәрлекләүләр юк дип белдерде.

Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе итеп Юлдаш Йосыпов сайланды

Azatliq.org 

Галим Якупов башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан киткән. Корылтай җитәкчесе итеп Юлдаш Йосыпов сайланган.  Ул татарларны башкортлаштыруның хәзерге идеологы буларак билгеле.

Дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән Сачков, үлә яки кулга алына калсам дип, видео яздырган булган

Azatliq.org 

Видеода ул үзенә һөҗүм булачагын, аерым алганда агуларга мөмкин булуларын фаразлый. Соңгы айларда исә Сачков "дәүләткә хыянәт турындагы гаепләү дә булырга мөмкин" дигән булган.

"Мондый чаралар балаларны татар моңы белән таныштыра"

Azatliq.org 

Казанда балалар өчен җырлардан төзелгән "Балачак дөньясы" дип аталган җырлар җыентыгы тәкъдим ителде. Мондый чаралар балаларны татар моңы белән таныштыра, рухи тәрбия бирә, алар күбрәк булсын иде, дип сөйләде Азатлыкка чарада катнашучылар.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Рөстәм Дәүләтшинны Казакъстанга депортацияләү карарын гамәлдән чыгарган

Azatliq.org 

Тоткарлаган чакта полиция хезмәткәре Дәүләтшинны медицина тикшерүенә җибәрүе турындагы тиешле беркетмәне төземәгән булган, шул сәбәпле "вакыйгалар дәлилләнмәгән" дип табылган. Дәүләтшинга каршы эш туктатылган.

Полиция вәкаләтләрен арттыручы кануннан ниләр көтәргә?

Azatliq.org 

Русиянең "Полиция турында" яңа канунында хезмәткәрләрнең кайбер гамәлләре аларның үз карамагына калдырылган, ә "бурыч" төшенчәсе "вәкаләт" дип үзгәртелгән. ​"Җәзалауларга каршы комитет" юристы Тимур Рәхмәтуллин шушы үзгәрешләрне аңлатты һәм алардан куркырга кирәкме дигән сорауга җавап бирде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *