Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Декабрь
2021

Новости за 22.12.2021

ТИҮ бөтен дөнья татарларын оешманы якларга чакырды 

Azatliq.org 

ТИҮ татарларны "озак еллар эшләп килгән татар оешмасын коткару" таләбе белән БМОга, Европа шурасына, Русия һәм Татарстан президентларына, Русия думасына, башка ил парламентларга һәм хөкүмәтләренә" мөрәҗәгать итәргә өнди.

КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланды. Бу нәрсәне аңлата?

Azatliq.org 

КФУ ректорының кара сакалы күптәннән сузылса да, куәт структурларының моңа кадәр аңа сораулары булмады. Гафуровның исеме шау-шулы җинаять эшләре белән янәшә яңгырады, әмма ул тыныч кына эшләде. Бу вакыйга Татарстанга "тик утыр" дип сабак укытумы, иҗтимагый фикер мәйданын чистартумы?

Тикшеренү: Русиядә ипотека түләүгә кеше гомеренең өчтән бере китә

Azatliq.org 

Ел башыннан ук кредитларны түләү вакыты 11,2 процентка, ягъни ике елга озынайган. Белгечләр әйтүенчә, ипотека түләү вакытының озынаюы русияләрнең керемнәренә караганда, торакка бяләрнең тизрәк артуы белән бәйле.

Тикшерүчеләр Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын озайтуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән 

Azatliq.org 

Мәхкәмә утырышы 23 декабрь узачак. Чанышеваның адвокаты сүзләренчә, әлегә активист тикшерүчеләргә берни сөйләмәгән, аны сак астында тоту вакытын озайтуны сораулары да шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Томскидагы тарихи татар бистәсендә күпкатлы йортлар төзергә мөмкиннәр: татарлар әлегә дәшми

Azatliq.org 

Томски шәһәрендәге Татар бистәсе мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән булса да анда яңа биналар төзү очраклары булгалап тора. Хәзер Кызыл мәчет янында күпкатлы йортлар төзелергә мөмкин.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *