Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Декабрь
2021

Новости за 23.12.2021

Галимнәр: "дельта" белән чагыштырганда "омикрон" белән хастаханәгә эләгү куркынычы азрак

Azatliq.org 

Декабрь уртасында Көньяк Африка республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 белән авыручыларның нибары 1,7 процентының гына хастаханәгә урнаштырылуын хәбәр итте. Моңа кадәрге "дельта" штаммы өстенлек иткән дулкында ике атна эчендә авыручыларның 19 проценты хастаханәгә яткырылган булган.

Башкорт һәм татар телләре өчен онлайн проектлар

Azatliq.org 

"Татарча подкаст 2"нең 2021 елда соңгы чыгарылышы татар һәм башкорт телләрен үстерүгә багышланган онлайн проектларга багышланды. Башкортстаннан IT-белгеч, башкорт теле сөйләме синтезаторы авторларының берсе Айгиз Кунафин, SkyTat татар телендә сөйләшү клубы авторы Римма Гомәрова һәм журналист Эльвира Гарипова әлеге өлкәдә елга йомгаклар ясады, рейтинг төзеде, милли телләрне үстерүгә дәүләт керткән өлешне тикшерде. Римма күптән башкорт телле спикер чакырырга хыяллана иде, Айгиз бик матур итеп башкорт телендә сөйләшә. Читать дальше...

Вакцинация, сугыш ихтималы, Навальный, демография. Путин матбугат очрашуында ниләр сөйләде

Azatliq.org 

Вакцинага каршы чыккан кешеләргә җинаять эшләре ачарга кирәкме, Русия Украинага һөҗүм итмәячәгенә гарантия бирә аламы, урыс халкының төп проблемы нинди? Путин белән матбугат очрашуындагы иң кызыклы белдерүләрне тәкъдим итәбез.

КФУның галимнәр шурасы Гафуровны яклап Мишустин, Миңнеханов һәм Фальковка мөрәҗәгать итте

Azatliq.org 

Алар университет ректорының тоткарлануы белән бәйле эшнең объектив каралуына ярдәм итүен сораган. Галимнәр шурасы искәртүенчә, Гафуров "университетның бөтен юнәлешләрдә дә үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырган".



Русиядә коронавирустан "Мир 19" даруы теркәлгән

Azatliq.org 

Аны "кызыл зонада"гы авыруларда сынаганнар. Әлегә ул хастаханәләрдә генә кулланыла ала, дару кешенең геннар җыелмасына кагылмый гына, вирусның үрчү өчен җаваплы булган РНКларын сайлап алып юк итә.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *