Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган
Янәсе 2021 елда Турлан Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән. Бу җинаять эше нигезендә мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков та тоткарланган иде. Хәзергә ул шаһит булып бара. Ә Хәлилов - бердәнбер шикләнелүче.