Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Февраль
2024

Новости за 14.02.2024

Мәскәүдә тарихчы Камил Галиевка "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салганнар

Azatliq.org 

Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.

Чаллыда күпкатлы йортларның домофоннарын җимерүче вандаллар барлыкка килгән

Azatliq.org 

Бер айдан артык вакыт эчендә 20 очрак теркәлгән. "Бер җимерүче биш домофонны бозды, аның кем икәнлеген домофоннардагы язмалардан ачыкаладылар. Максаты - җиһазны бозу түгел, ә төрле йортларга үтеп керү булган", дип аңлаталар. Вандаллар битлекләр киеп тә эш итә диелә.

Татарстан китап нәшрияте баш мөдире Илдар Сәгъдәтшинга җинаять эше ачылган

Azatliq.org 

Аны хезмәткәрләрнең  иминиятләштерү кертемнәрен куллануда гаеплиләр. Татарстан китап нәшрияты "Ак Барс Мед"ка медицина иминиятләштерү кертемнәре түләгән, ә Сәгъдәтшин ялган юридик затлар ярдәмендә 500 мең сумнан артык акчаны кире алган. Акчаларны гаиләсенә юлламалар сатып алуга тоткан диелә.

2023 елда Русия мәктәпләреннән 200 меңгә якын укытучы киткән

Azatliq.org 

Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч,  җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан. Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган. Шул ук вакытта узган ел Русиядә 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан иткәннәр иде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *