Бу резолюцияне Европа парламентының 547 депутатыннан 506сы хуплап тавыш биргән.
Сергей Соколов "Новая газета"ның мөхәррире булып 2023 елның сентябрендә, элекке мөхәррир Дмитрий Муратов "ят агентлар" исемлегенә кертелгәннән соң эшли башлады.
Ике мөселман тоткарланды.
Зират янындагы "Борисово" метро станциясе янына ике-өч кешедән торган полиция патрульләре куелган. Һәр фонарьгә күзәтү камералары эленгән, тимер киртәләр әзерләнгән. Зиратның үзенә полиция кешеләрне бары тик паспорт белән генә кертә, аларга нәрсә өчен килүеңне сөйләргә кирәк, диелә.
Аның әйтүенчә Көнбатыш илләре Русиянең дә "аларның җирләрендәге һәдәфләрне зарарлау өчен коралы булуын" аңларга тиеш. "Алар нәрсә, моны аңламыйлармы әллә?", диде ул.
Аны дәүләткә хыянәт итүдә шикләнәләр.
Русия президенты хакимиятеннән читкә таралган документлар арасында журналистлар Путин фәрманын да тапкан. Аңа ярашлы федераль дәүләт оешмаларына рәсми рәвештә җитәкченең иҗтимагый-сәяси эшләр урынбасары вазифасы кертелә. Бу фәрман 2023 елның февралендә имзаланган һәм эчке кулланыш өчен генә диелгән.