Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16 17
18
19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 23.03.2020

Түбән Камада фронтовик өчен күпкатлы йорт ишегалдында концерт оештырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләрен тапшыру истә калырлык итеп оештырыла. Ветераннарны котларга агитбригада да килә. Шушы көннәрдә юбилей медале Әзгать Мирсияповка тапшырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәтнең мәдәният оешмалары онлайн режимда эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 23 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә мәдәният оешмалары тамашачы һәм китапханәләр үз укучылары белән онлайн режимда аралашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ профессоры язгы һәм җәйге һава торышы турында фаразларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразы буенча, апрельдә Казанда һава температурасы һәм явым-төшем күләме нормада булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Авыл укытучыларына коммуналь хезмәткә түләү өчен компенсация бирергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Читать дальше...

Екатеринбургта Мостай Кәрим исемендәге урам барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Екатеринбургның бер урамына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелгән. Урал башкаласының Октябрь районындагы урамга исем бирү турындагы карарны Екатеринбург мэры Александр Высокинский имзалаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә ярмаларның барлык төрләрен экпортлауны вакытлыча чикләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия ярмаларның барлык төрләрен дә чит илләргә экспортлауны вакытлыча тыйды. Бу хакта бүген Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Юлия Швабаускененың территориаль органнарына язган хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда рекордчы-сыер ун бозау тудырган, туксан тонна сөт биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында рекорд куйган сыер бар. Ул 10 бозау тудырган, 90 тонна сөт биргән һәм 2 млн сумга якын керем, 700 мең сумнан артык табыш китергән. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Республика клиник хастаханәсе санавиация очышларын арттырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Республика клиник хастаханәсенең санавиация хезмәте очышларны арттырырга ниятли. Бу хакта клиниканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.

Читать дальше...



Казанда кар яварга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда һава шартлары начарланырга һәм кар яварга мөмкин. Бу турыда бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанның 31 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Коръән китабында искә алынган җиләк-җимешләр - «Ялкын»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», «Ялкын», Әлфинур Әхмәтшина). «Ул сезнең өчен күктән яңгыр яудырды. Эчәр өчен су бирде, хайваннарыгыз утлап йөрсен өчен үләннәр үстерде. (Аллаһ) сезнең өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөземнәр вә җиләк-җимешләрнең һәрберсен үстерде. Боларда башында фикере булган кеше өчен, әлбәттә, Аллаһның барлыгына, Аның чиксез кодрәтенә дәлил бар» («Бал корты» сүрәсе, 10–11нче аятьләр).

Читать дальше...

ТАССР 100 еллыгы уңаеннан Екатеринбургта тамбурлы чигүгә багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Екатеринбургта Традицион халык мәдәнияте үзәгенең «Энә белән рәсем ясау. Тамбурлы чигү сәнгате» төбәкара этнографик күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Урта Уралның ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Традицион халык мәдәнияте үзәге чаралары циклын ачты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллыда чүплектә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 23 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Тогай чүплегендә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Бу турыда «Татар-информ»га хокук саклау органындагы чыганактан билгеле булды.

Читать дальше...

Арча районының Казанка авылында яңа мәчеткә ай куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Арча районында 86 нчы гыйбадәт йорты — Казанка авылындагы мәчеткә тантаналы рәвештә ай кую тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

«Татнефть» компаниясе битлекләр тегү өчен волонтерлар чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясеннән саклану өчен, «Татнефть» компаниясе волонтерларны бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегәргә җыя. Бу турыда компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Бердәм Россия» җитәкчелегендә Андрей Кондратьев урынына Марат Сәмигуллин билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы булды. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп президиум Марат Сәмигуллинны билгеләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры спектакль язмаларын онлайн күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында 23 марттан 20 апрельгә кадәр спектакльләр күрсәтелми. Бу коронавирус куркынычы белән бәйле. Шул сәбәпле спектакльләрне онлайн-күрсәтү оештыралар. Бу турыда театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Салым инспекциясенә электрон сервислар аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кисәтү һәм таратуны булдырмау максатыннан Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләргә салым инспекцияләренә килеп йөрүне чикләргә киңәш итте. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Удмуртиядә «Татар кызы-2020» бәйгесенең финалы кичектерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Татар кызы-2020» республикакүләм конкурсының финал көне кичектерелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда талпаннарның алданрак уянуы күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кышын аномаль җылы һәм кар аз булу, шулай ук яз иртә килү сәбәпле, Казанда яшәүче кайбер кешеләр быел талпаннарның иртә уянуын күреп алган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире профессор, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов вакытыннан алда уянган талпаннарның кешеләр өчен куркыныч булу-булмавы турында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан мөфтие халыкны Skype аша кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәр сишәмбедә уза торган халыкны кабул итү көне иртәгә Skype аша аралашулар рәвешендә узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

ТР Президенты Демидов турында: Ул республиканы бик яхшы белә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР буенча яңа федераль инспектор Виктор Демидов республиканы бик яхшы белә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанның баш федераль инспекторы итеп Виктор Демидов билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан буенча Баш федераль инспектор постына Виктор Демидов билгеләнде. Дәүләт хезмәткәрен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тәкъдим иттеләр.

Читать дальше...

Казанда «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы аудиоформатта чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Метшин: Халык саны бер миллион кешедән артканга, Казанда вирус таралу куркынычы зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда халык саны бер миллион кешедән артканлыктан, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы илнең күп кенә шәһәрләре белән чагыштырганда югарырак. Эшлекле дүшәмбе вакытында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин шундый фикер белән уртаклашты.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *