Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16 17
18
19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 30.03.2020

Азнакай волонтерлары инвалидларны кайгырта

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 30 март, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Коронавирус белән бәйле вазгыять азнакайлыларны тагын да берләштерде. Волонтерлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек алып катып бирә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлки районының «Хузангай» җәмгыятендә ашлама кертүне төгәлләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 30 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы хуҗалыкларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләренә атна-ун көн элек керештеләр. Уҗымнарга, печән җирләренә беренчеләрдән булып «Хузангай» җәмгыяте тулысынча ашлама кертте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Илнар Гарифуллин: Башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты сәясәт аркасында туган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин фикеренчә, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты сәясәт аркасында 1953 елда барлыкка килгән термин. Бу хакта ул «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуын булдырмый калуга бәйле халыкка мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов санитар-эпидемиологик вазгыятькә һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калуга бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Песошин коронавирус аркасында татарстанлыларны изоляцияләү турындагы карарны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте карарын имзалады. Аның нигезендә Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтү өчен яңа чаралар кертелә. Төрле чикләүләрдән тыш, документ эшкә бару ихтыяҗы булмаган гражданнарны изоляцияләүне дә күздә тота.

Читать дальше...

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» төрек журналы сәхифәсен Каюм Насыйрига багышлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина).“Төрки дөнья тикшеренүләре фонды”ның (Türk Dünyası Araştırmaları Vakfı) «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналы (Türk Dünyası Tarih Kültür Dergisi) «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсе татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган. Аның турында Анкарада яшәүче филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан мәкалә язган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрне изоляция режимын бозган өчен штрафка тартачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда нигезле сәбәбе булмый торып изоляция режимын бозган гражданнарны штрафка тартачаклар. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда изоляция чорында ялгызың гына ауга һәм балыкка йөрергә рөхсәт итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда изоляция чорында ялгызың гына ауга һәм балыкка йөрергә рөхсәт итәчәкләр. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия территориясендә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алганчыга кадәр гамәлдә булачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...



Татарстанда 10 меңнән артык кеше коронавируска тест узган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенә 10 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Генерал Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүген, 30 мартта, Россия Президенты карары белән Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелде. Бу хакта Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров үз инстаграмында хәбәр итте.

Читать дальше...

Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын бер тәүлек эчендә өйгә изоляциягә кайтырга чакырды. Бу хакта ул брифингта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда карантинда утыручы пенсионерларның өенә азык-төлек, дарулар китерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда карантинда утыручы 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, ялгызы яшәүче гражданнар һәм инвалидларга азык-төлек һәм даруларны өйләренә бушлай китерәчәкләр. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Коронавирус белән авыручылар турында ялган тараткан Бөгелмә кешесенә штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрдә коронавирус белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан Бөгелмә кешесен штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миңнеханов: Мәктәп укучылары өчен онлайн-дәресләрнең эчтәлеген баетырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм мәктәп укучыларын дистанцион белем бирүгә җаваплы карарга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Ял атнасында Казанның «Водоканал» оешмасы көчәйтелгән эш режимына күчте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казанның «Водоканал» предприятиесе атна дәвамында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Оешма 1 меңнән артык хезмәткәрне һәм 70 берәмлек төрле техниканы эшкә җәлеп итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә предприятиенең генераль директоры Андрей Егоров сөйләде.

Читать дальше...

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Туган тел - ул милләтеңнең теле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин «туган тел» төшенчәсен аңламаучыларга үз шәрехләмәсен бирде. Бу хакта ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

Читать дальше...

Карантин вакытында Яңа Чишмәдә кешеләр өмәгә чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 27-28 март көннәрендә, ягъни коронавируска бәйле рәвештә чикләүләр кертелгән вакытта, Яңа Чишмә районында һәм авылларында беренче өмәләр үткәрелгән. Бу хакта «Шешминская новь» («Яңа чишмә хәбәрләре») яза.

Читать дальше...

Татарстанлыларның карантиндагы тормышын уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия Хөкүмәте карантинны бозган өчен җәзаны катгыйландыруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне хуплады. Аларга нигезләнеп, карантинны бозган өчен җаваплылык катгый булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Матвиенко: Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге илдә парламентаризмны ныгытуга булыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатларының закон чыгару эшчәнлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга, Россиядә парламентаризмны ныгытуга, республика гражданнарының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә ярдәм итә. Бу хакта Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юлланган котлау телеграммасында язган.

Читать дальше...

Чикләү кертелүгә карамастан, Биектауның «Тулпар» ресторанында никах мәҗлесе узган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада 28 марттан башлап кафе-рестораннар эшчәнлегендә чикләүләр кертелде. Шуңа да карамастан, шимбә көнне Биектауның «Тулпар» ресторанында банкет үткән. Ресторан администраторы Альбина Усманова кече залда 28 март көнне кешеләр катнашында мәҗлес булуын раслады.

Читать дальше...

Татарстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, узган ял көннәрендә барлык районнар язгы кыр эшләренә чыкты. Болар — көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Биектау, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнары күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны тырмалый башлады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда компьютеры һәм интернеты булмаган укучыларны телефон аша укытачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда техник сәбәпләр буенча дистанцион укырга мөмкинлеге булмаган укучылар өчен оффлайн җайланмалар яки телефон ярдәмендә дәресләр оештырырга планлаштыралар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясендә иртәнге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә һәм гражданнарны саклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *